«Бүз егет» белән «Таһир-Зөһрә»не язучы кем булган?

Безнең әдәбият тарихыбызның тикшерелмәгәнлеге, аның төрле почмакларының караңгылыгы искитәрлек дәрәҗәдә. Әйтик, заманыбызда 50 еллар гына элек яшәгән язучыларыбыз турында кулыбызда мәгълүмат шулкадәр сай була,әйтерсең алар моннан 500 ел элек яшәгәннәр. Чынлап та без үз-үзебезне, үз мәдәниятебезне, тарихыбызны белмибез, өйрәтергә тырышмавыбыз коточкыч дәрәҗәдә бара.

Мин ышанам, әгәр дә безнең әдәбият тарихчыларыбыз хә­зерге көннән үк башлап зур көч сарыф итеп, ашыгып, чараларын күреп, яңару дәвере әдәбиятыбызның эшчеләре турында биография материаллары җыйнарга керешмәсәләр, тиз көннән алары да байтагының коры әсәрләрен генә тотып калачаклар. Киләчәктәге әдәбият тарихчыларына аларның кем, нинди кеше булуы турында табышмаклар табарга, археология казылмалары ясарга туры киләчәк. Берничә ун елдан соң киләчәк тикшерүчеләр моның өчен безгә ләгънәт укыячаклар.

Мисаллар артыннан ерак йөгерәсе юк. Күбебезнең әле яшь вакытта гасырдашы булган Каюм Насыйриның тәрҗемәи хәлен безгә 1922 елда гына ярты-йорты материал, күп ялгышлар белән юктан бар итәргә туры килде.

Кандалый турында шулай ук һич мәгълүмат юк иде. Шөкер булсын, үткән ел берәү, бу турыда бик кызыклы материаллар җыеп, «Безнең юл»да бастырып чыгарды. Юкса без үзебезнең «Феодализм дәвере татар әдәбияты тарихы»н язганда, Кандалыйның тәрҗемәи хәле турында «Фәвакиһел-җөләса»дагы: «Мәрхүм Габделҗаббар шагыйрь адәм имеш. 1850дә вафаттыр», – дигән ярты юл мәгълүмат белән канәгатьләнергә мәҗбүр булган идек. Борынгы дәвернең башка әдипләре турында хәл шуннан күп алда түгел иде.

Алыйк, мәсәлән, әлеге дә без крестьян массасының иң яратып укыган әдәби әсәрләреннән мәшһүр «Бүз егет» һәм «Таһир-Зөһрә» кыйссаларын язган Әхмәд Уразаевны. Без «Әдәбият тарихы»н язган вакытларда әле бу кешенең тәрҗемәи хәле караңгы, караңгы гына түгел, бөтенләй юк иде.

Әхмәд Уразаевның кемлеге турында безнең мәгълүматыбыз «Таһир илә Зөһрә» китабының ахырындагы шушы берничә юлдан гыйбарәт иде: «Тасниф кыйлдым (яздым) фәкыйрь мелла Әхмәд мелла Мөхәммәдзариф углы Уразаев әл-Кызылҗари әл-Кормаши. Сәнәи 1879, карьяи Күшәрдә…»

«Әдәбият тарихы»ның беренче басмасы (1922) белән икенче басмасы (1925) арасында мин шул яктагы кайбер танышларыма хатлар язып, Күшәр авылында Әхмәд Уразаев дигән мулланың булу-булмавы турында сораштырып карасам да, моннан бер нәтиҗә дә чыкмаган иде. Икенче басманың 262 нче битендә мин түбәндәге сүзләрне яздым: «Димәк, аларны язган кеше Әхмәд Уразаев исемле бер татар мулласы, ул Кормаш авылында туып, Күшәр авылында имам булган булырга кирәк». Аннан соң түбәндә, сызык астында: «Ләкин бу Күшәр кайдагы авылдыр, мәгълүм түгел. Арча кантонындагы Күшәрдә Әхмәд Уразаев исемле мулланы белүче табылмады», – дим.

Үткән җәйне миңа Арча кантонында, Мәңгәр авылында үткәрергә туры килде. Күшәр Мәңгәрдән алты гына чакрым ераклыкта. Шушы хәлдән файдаланып, мин Күшәргә махсус барып, «Бүз егет»ләрнең мөхәррире турында тикшерендем. Тикшеренүем нәтиҗәле булып чыкты. Моның нәтиҗәсендә мин Әхмәд Уразаевның эзенә бастым. Күшәрнең карт мулласы Габдрахман хәзрәт Яушев Әхмәд Уразаевны яшь вакытында күреп белгән кеше булып чыкты. Тик аннан алган мәгълүматны бераз төгәллисе генә бар иде. Көз көне Казанга кайткач, Уразаев турында мәгълүмат алу өчен тагын бер кеше табылды: аның ерак кардәшләреннән бер егет Казан югары мәктәпләренең берсендә укый икән. Көнчыгыш педагогический институттагы шәкертләрдән берсенең ярдәме белән Минзәлә кантоны Чирү (Чуриево) авылының мәзине Әхмәдлатыйф Уразаевка хат яздырып, Әхмәд Уразаев турында табыла алган кадәр мәгълүматны кулга төшердем. Шуның аркасында Әхмәд Уразаевның кем булганы, нәселе, нәсәбе һәм, тулы булмаса да, тәрҗемәи хәле ачылды.

Әхмәд Уразаевның бабасы Мөхәммәдсадыйк Уразаев Минзәлә кантоны Иске Кормаш авылында мулла булган1. Аның улы Мөхәммәдзариф казакъ арасына, Звериноголовски2 шәһәренә барып мулла булган һәм шунда урнашып калган, улы Әхмәд шунда дөньяга килгән. Анасы, Габдрахман хәзрәтнең әйтүенчә, казакъ кызы яки казакъ нәселеннән булырга кирәк, чөнки Әхмәднең йөзендә казакъ симасы аермачык беленә икән.

Зариф мулла улы Әхмәдне Кызылҗар (Петропавел) шәһәрендәге Габделбари ахун мәдрәсәсенә укырга җибәргән. Әхмәд Уразаевның үзен «Кызылҗари» дип атавы менә шуннан. Габделбари ахун Яушев3 төп Казан ягы Күшәр авылыныкы булып, Күшәрнең Габбас хәзрәтнең4 улы икән. Ул Бохарага барып укып кайтканнан соң, Кызылҗарга мулла булган, ләкин Кызылҗарда зур мәдрәсә булмаган. Шуңа күрә Габделбари ахун үзенең улы Габделваһабны5Кышкарга укырга җибәргән, аңар иптәш итеп Әхмәд Уразаевны ияртеп җибәреп, үз хисабыннан аны да Кышкарда укыткан.

Бу вакыт Кышкарда мәшһүр мулла Исмәгыйль Үтәмешевнең6  дәрес әйткән заманы икән. Ике иптәше, 1874-1875 нче еллар тирәсендә Кышкарга килеп, 6-7 еллар чамасы укыганнар. Юл ерак, җәй көннәрендә, каникул вакытларында алар Кызылҗарга кайтмый, бары тик якындагы Күшәр авылына кайтып, Габделваһаб мәхзүмнең атасы белән бер туганнан туганы Галибшаһ хәзрәт Яушевта кунак булып яталар икән. Кышкарга килгән вакытта Әхмәд 16-17 яшьләр чамасындагы бер егет икән.

Күшәрнең Габдрахман мулла аны яхшы хәтерли, ләкин ул вакытта әле яшьрәк булганга (хәзер аңа 60 яшьләр тирәсе) Әхмәд Уразаев белән мөнәсбәттә була алмаган. Әмма аның әйтүенчә, Күшәрдә соңгы елга кадәр исән булган бер сукыр карт Әхмәднең мәдрәсәдә иптәшләреннән һәм иң якын дусларыннан булып, яшь вакытта көне-төне аның белән бергә булган икән. Габдрахман мулла әйтә: «Әхмәдне шуннан да яхшырак белгән кеше булмас инде. Ул аның бөтен тормышын, холкын, табигатен энәсеннән-җебенә чаклы беләдер иде», – ди. Ләкин, үкенечкә каршы, бу кеше мин Күшәргә барырдан бер генә ай элек үлеп куйган. Күрәмсез, һәр соңга калынган ай әдәбият тарихыбызны өйрәнүне ерак­лаштыра икән. Тарихыбызның җанлы шаһидлары көн саен берәм-берәм теге дөньяга сәфәр кыла торалар…

Габдрахман мулланың сөйләвенчә, Әхмәд Уразаев кечкенә генә буйлы, ябык кына, ак чырайлы, сакал-мыексыз бер егет булган. Үзе бераз гына казакъ чырайлы, шешмәрәк кабаклы икән. Шәкерт арасында аны «Казакъ Әхмәд» дип йөргәннәр. Һәртөрле кыйсса китаплары укырга һәм язарга бик һәвәсле иде, ди. Нинди китаплар язганын белми. Әгәр без «Бүз егет»нең 1876 нчы елда басылуын, «Таһир-Зөһрә»нең 1879 нчыда язылуын хәтергә алсак, аның бу әсәрләрен Кышкарда укыган дәвердә язганлыгын һәм басарга җибәргәнлеген күрәбез. «Таһир-Зөһрә» китабының ахырындагы сүзләрдән дә без аның Күшәр авылында язылганын беләбез. Димәк, ул аны каникул вакытында, Күшәргә Галиб муллалар йортына кайтып, ял итеп яткан вакытларда язган. Латыйф Уразаев та үзенең хатында: «Китап чыгарды, диләр. «Таһир-Зөһрә» китабын яшь вакытымда алып укыганым бар. Безнең нәселдән Әхмәд мулла Уразаев дигән кеше язганы ачык хәтердә», – дип яза. Һәрхәлдә, бу китапларны язганда әле ул мулла булмаган, шәкерт кенә булган. Үзен «Мулла Әхмәд» дип атавы зуррак күренү өчен булырга кирәк.

Уку ягына килгәндә, ул тырыш, фәһемле шәкерт булган. «Сөлләм», «Тәзһиб»ләр укыган. 6-7 ел Кышкарда укыганнан соң, ул үз иленә кайтып киткән. Төп авылы Кормашка кайтканы булмаган. Кайтып китүе 1879-1880 нче еллар тирәсендә булырга кирәк. Кызылҗарга кайткач, Әхмәд Уразаев берничә ел казакъ арасына чыгып муллалык кылып йөргән. Указ алганлыгы мәгълүм түгел. Өйләнгәнен-өйләнмәгәнен дә белмибез. Тик ул озак яшәмәгән. Яшьләтә үлгән. Үлүе, Габдрахман мулланың әйтүенә күрә, 25-30 яшьләр арасында булырга тиеш.

Шул ук Габдрахман мулланың сөйләвенчә, басма «Бүз егет» китабы чыкканга кадәр халык арасында кулъязма «Бүз егет» китаплары укылып йөргән. Ихтимал, Уразаев шулардан алып-алып язган.

Әхмәд Уразаев-Кормаши турындагы мәкаләгә өстәмә итеп, Гали Рәхим хәзерге Әтнә районының Күшәр авылы турында да саллы мәгълүмат биргән. Авыл тарихын, Яушевларны өйрәнүчеләргә бәлки файдалы чыганак булыр, дип, аны да сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

_______________________________

1. Бу мәгълүматны бирүче – Чирү мәзине Латыйф Уразаевның бабасы Әхмәдшаһ мулла безнең әдипнең бабасы Мөхәммәдсадыйк белән бертуган икән (авт. иск.).

2. Звериноголовски – хәзер Курган өлкәсенең Звериноголовск районы үзәге. Биредә атаклы татар драматургы һәм язучысы Абдулла Әхмәт (1905-1976) тә туган.

3. Габделбари бине Габбас әл-Күшәри (1814-1894) – Бохарада белем ала, 1852 елдан Петропавловск шәһәренең икенче мәчете имамы.

4. Габбас бине Габдерәшид әл-Күшәри (1763-1853) – Күшәр авылы имамы. Каргалыда белем алган.

5. Габделваһаб бине Габделбари әл-Күшәри (1859-1924) – Спас өязендәге – Тигәнәле, Казан өязендәге Кышкар мәдрәсәләрендә, аннары Бохарада белем ала. 1888 елдан – Петропавловскта әтисе урынына имам.

6. Исмәгыйль Муса улы Үтәмешев (1887 елда вафат) – 1844 елда Бохарадан белем эстәп кайта. Кышкар авылында имам-хатыйп һәм мөдәррис.

Комментарий язарга