Борынгы татар йолалары

Тәңре. Безнең борынгы бабаларның табын­ган «алласы» Күк Тәңре булган. Зәңгәр Күктә кызыл Кояш. Татарлар (түркләр) иртәнге якта Кояшка баш органнар, кичке шәфәкътә Айга иелгәннәр. Игътибар итсәгез, бүгенгетатар йорт-капкаларының байтагында өчәр, дүртәр кояш балкый. Әнә каян килә ул архитектура бизәге! Тәңречелек чорыннан! Әүвәлге сугышчыларның калканнарыннан да Кояш елмайган. Бабаларыбыз Кояшны Тәңре итеп күргән.

Аш-су. Нинди ырудан, нинди кабиләдән чыгуына карамастан, дала халыкларының көнкүреше бик охшаш булган. Монголлар, татарлар, кыргызлар, казакълар, башкортлар, нугайлар – һәммәсенең тормышы ат-җылкы, дөя, ишәк кебек хайваннар арасында узган. Бүген: «Кымыз, җылкы ите, корот, казы, әйрән, пылау, буза, далачәй (тозлы, майлы куе чәй), тутырылган куй түшкәсе – кайсы халыкның милли ашы?» – дип сорау мәгънәсезлек булыр иде. Барлык дала халыкларының бу тәгамнәрне үз милли ризыгы санарга хакы бар.

Татар беркайчан да үзен яудан исән алып чыккан сугыш атын суеп ашамаган. Татар беркайчан да җир сөргән алашаны чалмаган. Татар беркайчан да ярышта катнашкан чабышкыны суеп ашамаган. Ханнар, падишаһлар, бәкләр, морзалар, гомумән, хәлле татар җылкы ите (җылкы – җигелмәгән, ияр салынмаган, айгыр алмаган, ике яшьлек махсус симертелгән бия), куй ите, дөя ите, сыгыр-бозау ите, кәҗә ите, кош ите, балык ашаган.

Татарларның иң затлы эчемлеге – кымыз, аннан кала – буза, аннан кала – бал булган.

Мотриб. «Мотриб» – уен коралы дигән сүз. «Мотрибчы» – музыкант.

Борынгы түрк халыкларының милли музыка уен коралларында да охшашлык күп – кубыз, кылкубыз, курай, сорнай (зурна), саз, гөслә, думбыра, быргы, барабаннар: чыңгырак (көмеш шөлдерле кул барабаны), дөңгер, дум-думбак, гауга барабаны (куркыныч турында кисәтү коралы), дандалай (ачык тавышлы, тиз кагыла торган бию барабаны һ.б.)

Барабаннарны гадәттә песи, арыслан, юлбарыс кебек мәче токымлы җан­варларның тиресеннән тарттырганнар. Андый тире яңгыравыклы тавышлы, чы­дам булган.

Мөгез сорнай, көй чыгару белән бер­гә, «сугыш коралы» да булып торган. Сор­найның тавышы елга буенда 10 чак­рым, урманда 5-6 чакрым ераклыкка ишетелгән. Чигенергә кирәктә, быргычы-сорнайчы аерым бер көй кычкырткан, дош­ман өстенә ябырылыр өчен, аерым бер көй чыгарган.

Сугышлар тынып торганда сорнай-быргы аучыларга хәбәр җиткерүче булган. Адашканнарны, артык ерак кит­кән­­нәрне бергә туплаучы, барлаучы вазый­фасын үтәгән.

Тирмә тирәли кичке уеннарда бу кораллар кыз-егетләрне биеткән, җырлат­кан, туйлар уздырган.

Казанда Мөхәммәт Әмин хан сараенда кыллы, барабанлы, тынлы уен коралларыннан торган оркестр булган, диләр. Сарай «театры» репертуарын «Сак-Сок», «Йосыф-Зөләйха», «Ләйлә-Мәҗнүн» кебек музыкаль әсәрләр тәшкил иткәндер, мөгаен.

Торак. Борынгы түркләр кече чатырларда, тирмәләрдә гомер кичергән. Бер гаиләдә (ягъни бер киез йортта) ун-егерме кеше яшәгән. «Йорт» («юрта») сүзе ике мәгънә белдергән. Беренчесе – киез, тула, тире белән тышланган өй. Икенчесе – ил, ватан.

Киез йортны икенче төрле «тирмә» дип атарга мөмкин. Урысның «терем-теремок» сүзе шуңа барып тоташа. «Төрмә» сүзе дә.

Шаңгырак – төнлекнең түгәрәк, тә­гәр­мәчкә охшаш «агачы».

Төнлек – чатыр түбәсендә төтен чыгару өчен калдырылган ачыклык.

Кирәгә (киерге) – чатырның «кабыргасы» (сөлдәсе, каркасы).

Киез йортта җәйге кызу көндә салкынча температура сакланган. Салкын вакытта, киресенчә, йортта бик җылы булган.

Берничә йөз ел артка чигенеп, әйдә, хөрмәтле укучым, тирмә корып карыйк…

Иң башта киез йортның сөлдәсен җыябыз.

Киез йортның киергеләре (терәкләре) нечкә каен яисә тал ботагыннан ясала. Киергенең юанрак башы туфракка кадала. Нечкә башы өскә карап кала.

Киергеләрне нечкә бау белән үзара беркетәбез. Алар түбәдә бергә җыела, ләкин кушылмый. Килеп чыккан корыл­маның иң очына шаңгырак урнаштырыла. Шаңгырак үзе түгәрәк, аның аркылы-торкылы тоташкан киги-тырнаклары була. Болай караганда ул бик тә арба тәгәрмәченә охшап тора.

Шаңгырак беркетелгәннән соң, «чатыр» ите ашалып беткән зур балыкны хәтерләтә башлый. Сөлдә әзер.

Хәзер сөлдәне киез белән каплыйбыз, озын-озын арканнар белән урап алабыз, ныгытып бәйлибез, аннан соң тире ябабыз. Шаңгыракны, төнлек юлын ачык калдырабыз. Шулай да, төнлекне кап­лау-ачу мөмкин булсын өчен, каплавыч беркетәбез, бу эшкә ярдәм итсенгә, эчке-тышкы яктан бау сузабыз. Агач яисә келәм-палас ишек куябыз. Идәнгә киезләр, келәмнәр, паласлар җәелә, сандыклар кертелә, алар өстенә мендәрләр өелә, уртада учак урыны калдырыла.

Киез йортның бер читенә баз казыла. Ул базда кымыз, сөт, ит сакланачак.

Чатырның шаңгырагы атадан – балага, баладан оныкка күчә бара. Ул – нәсел тамгасы, ил-йортның, ватанның, гаиләнең нигезе.

«Шаңгырагын чапкалап ташлау» гыйбарәсе «нәселен корыту»га бәрабәр.

Кием-салым үрнәкләре

Бикасап – буй-буй ефәк тукыма.

Бишмәт – мамык, чүпрәктән сырган калын өс киеме.

Бөркә – бурка, тире тун.

Кандагай – тиредән тегелгән ыштан (ботны, аякларны кылычтан саклаган).

Җилән – юка туладан тегелгән өс киеме.

Җөббә – киез чапан.

Толга – тимер баш киеме, очлым. Җөм­­ләдән, «очлым» сүзеннән «шлем» ки­леп чыккан.

Хөллә – сырып тегелгән җиңел өс киеме.

Чапан – яңгырдан, тузаннан саклану өчен бөркәвеч.

Язу-сызу. Тузга язмаганны дөрес булса да сөйләмә, дигән гыйбарә бар. Димәк, безнең борынгы бабаларыбыз каен тузына язган?! Алайса, нигә тузга язылган бер генә татарча артефактның да табылганы юк соң? Урысларда «берестяная грамота» дигәне сирәк булса да очрап тора. Билгеле, күренеш үзе булмаса, тиктомалдан төшенчә (яисә, бу очракта – гыйбарә) дә туа алмый. Шуңа күрә, баягы гыйбарәне раслар өчен булса да татарча-түркчә язылган каен тузы табылыр әле, Аллаһ боерса.

Аның каравы, безнең борынгы бабаларыбыз ташка язган. Таш янмый да, ватылмый да. Заманында Күлтәгин язмалары дөньяны таң калдырган иде. Ташка язар өчен кулай хәрефләр кирәк булган, билгеле. Һәм ул хәрефләрне уйлап тапканнар да: аларны тарихчылар хәзер «рун язуы» дип атый.

Ары таба, мәгълүм булганча, бабаларыбыз каурый, камыш, сөяк, тимер ка­ләмнәр ярдәмендә яхшы иләнгән тирегә, кәгазьгә гарәп хәрефләре белән язуга күчкән.

Кара савытлары балчыктан, бронза­дан, тимердән ясалган. Кара төстәге ка­раны корымнан ясаганнар, башка төстәгеләрен төрле-төрле үләннәр катнашмасыннан барлыкка китергәннәр.

ХIII йөздә яшәгән атаклы хаттат (кал­лиграф) Яхут Моставый болай язып калдырган: «Каләмнең башы төерле вә йомшак булса хуп. Кәгазьгә куеп яза башлаганда шыгырдау тавышы чыгарса, каләм яхшы булыр. Каләм әзер булганнан соң, нокта ясап карарга кирәк: әгәр нокта матур, ачык чыкса, каләм һәйбәт ясалган булыр».

Акча, сәүдә. Сәхабәләр заманында шәригатьчә чүкелгән бер тәңкә (дирһәм) 7 мыскал алтын авырлыгында булган (бер мыскал 4,25 граммга тигез).

Дала халыклары Себер, котып тарафында яшәүче боланчылар, аучылар белән сәүдә иткәндә акча кулланмаган. Төньяк халкы дала кешеләренә затлы-затлы тиреләр китергән. Дала «хуҗалары» исә алмашка җылкы, сыер, үгез, савыт-саба, комач-ефәк, мал-туар тәкъдим иткән.

Бирерәк чорларга карасак, урыс ягын­нан – тоз, җитен, постау, киндер, балта, пычкы, энә, Казаннан – балык, балык мае, мех, тире-яры, Нугайдан – яхшы атлар, Кавказдан – йөзем, шәраб, корыч, иярләр, авызлык, дирбия, тимер кораллар, фарсы ягыннан – ефәк, мамык, кәгазь, ситсы, комач, бизәнү әсбаплары килүен күрербез.

Атың кем? Ислам динен кабул иткәч, борынгы бабаларыбыз, үзләренең буыннан-буынга күчеп килгән исемнәрен ташлап, балаларына гарәп исемнәрен  куша башлаган. Асылыбызга кайтуда исем-атның зур мәгънәгә ия булуын аңлаган хәлдә, милләтебезгә озын гомер һәм бөек киләчәк теләп, сезнең игътибарга онытылган яки онытыла язган үз исемнәребезне тәкъдим итәбез:

Абруй

Азамат

Айзирәк

Акбүре

Алпамша

Алпар – алып ир, батыр ир

Армай – сакчы, аяусыз сугышчы

Байсунгар

Байморат

Байраш

Байтар – ат белгече, мал-туар белгече

Байхан

Бар(ы)сбәк – барс кебек көчле бәк

Биктархан

Буртас

Бүре

Ватан

Гөлбәдран – Бабур солтанның апасының исеме

Гөлбикә

Гөлзирәк

Гөлизар – чәчәк аланы

Гөлрух

Гөлстан – гөл бакчасы

Гөлсирин

Гөлтаҗи

Гөлчәһрә (Гөлчирә) – гөл чырайлы

Гүзәлтаң

Дастан – батырлыкны мактау җыры

Дулат

Елгыр

Җиһангир – җиһанны яулап алучы

Җәйлан – кыз исеме

Җәйран – кыз исеме

Зөбәрҗәт

Зурлан – зур олан

Илбарс

Илтабар

Инзар

Ират

Кадербай

Кайрак

Кафия

Кифая

Котлыбай

Котлый

Кочарбәк

Кучкар

Мирас

Мират

Мирза

Нәүруз

Нуркалфак

Нуркоя

Нурсибәр

Нурлан – нурлы олан

Очарби

Сайра

Сайран (Сәйран, Сирин)

Саклан – сак олан

Санай

Саргөл – сары гөл

Салия – кыз исеме

Сорур – кыз исеме

Субай

Таймас – таймыйча алга баручы

Талмас – армый-талмый торган, куәтле ир-егет

Таңгүзәл

Тараш

Тәбриз

Туйра – яшь имән

Туктар

Туктамыш

Тунар

Тунтар

Туран

Тургай

Уктай – ук кебек җитез

Ханнан

Чалу

Шәрхан – арыслан хан

Ширин

Шоңкар – ау кошының бер төре

Яугир

Яшенташ

Комментарий язарга