Борынгы татар йолалары (Ерак чорларга гомуми караш)

Халык исеме буларак, «татар» сүзе язма чыганакларда (борынгы Кытай архивларында сакланып калган кулъязмаларда) безнең дәвергә чаклы 209 елда, ягъни моннан 2225-2226 ел элек күренә башлый.

Тарихчы Ма Туван-лин бу мәсьәләдә башка галимнәр белән бәхәскә керә. Ул әлеге халыкның килеп чыгышын борынгырак чорга бәйли. Татарларның шул вакытта ук үзе белән санлашырдай көчкә ия булуын ассызыклый (Эдуард Паркер. «Татарларның меңьеллык тарихыннан»).Халык исеме буларак, «татар» сүзе язма чыганакларда (борынгы Кытай архивларында сакланып калган кулъязмаларда) безнең дәвергә чаклы 209 елда, ягъни моннан 2225-2226 ел элек күренә башлый.

Дала хакиме

 Кытай архивында сакланган язмаларда бу халык «татар» дип кенә түгел, «хиен-ну» дип тә йөртелә. Шуннан соң атама үзгәрешләр кичерә: хунну, кунну, гунну, һуннар. Ләкин кытай телен озак еллар өйрәнгән Эдуард Паркер «Татарларның меңьеллык тарихыннан» исемле китабын язганда чыганаклардагы «да-да» атамасын турыдан-туры «татар» дип тәрҗемә иткән.

Борынгы тарихчыларның телләре бер, йолалары бер, яшәү рәвешләре бер булганга, ат өстендә туган, ат өстендә үлгән, киез йортларда, тула тирмәләрдә яшәгән, җылкы ите ашаган, кымыз эчкән күчмә кабиләләрнең барысын да (хиен-нуларны, скифларны, кыргызларны, башка түрк халыкларны) (төркиләрне) «татар» дип атавы мәгълүм.

Аның каравы, «түрк» атамасы язмаларга V гасырда гына килеп керә.

Татар ат сыртында туа, ат сыртында үлә, дигәннәр.

Татар монда туа, еракта үлә, дигәннәр.

Җылкы ите җыймаган, кымыз чөмер­мәгән татар – татар түгел, дигәннәр.

Атың булмаса, атаң сыртына атлан, дигәннәр. («Сине балачактан ат бе­лән тәэмин итә алмаса, атаңны җик», мәгънәсендә.)

Татарның мендәре – ияр, ястыгы – туфрак, юрганы – күк йөзе, дигәннәр.

Дала кабиләләре оланнарны ау-яу һөнәренә сабый чактан ук өйрәтә башлаган. Балалар башта сарыкка атланып, җәядән ук атып, күсе-тычкан ауларга өйрәнгән. Үсә төшкәч, оланны юаш атка атландырганнар һәм, зуррак җәя биреп, куян, төлке ауларга алып чыкканнар. Тагын бераз үскәч, аңа җитез ат биргәннәр, кулына санай (еракка ата торган) җәя тоттырганнар. Сугыш җәясен тарта алса, үсмер егет яугир санала башлаган.

Яугир – яу ире, сугышчы, дигән сүз.

Сугышка әзерлек

 Яуга чыгар алдыннан дала-җәйләү кырмыска оясы кебек кайнап торган.

Ун кешегә бер казан, бер чатыр, бер җиңел сандал (ат дагаларга, дага алмаштырырга, башкасына әзерләнгән). Һәр яугиргә ике җәя (берсе – еракка атарга, икенчесе – якын арадагы сугыш өчен), бер садак ук, сөңге, кылыч, хәнҗәр, пәке, озын аркан, җәя кереше, мал эчәгесеннән үрелгән җеп төргәге, өтерге, ике кайрак (берсе – кылыч кайрарга, икенчесе – пәке үткенләр өчен), берничә камыт энәсе, без, сүстән, нечкә каештан, тегәрҗептән үрелгән җеп йомгагы, киез итеккә, күн итеккә олтан салыр өчен балавызланган, сумалаланган тегәрҗеп, олтанлык киез, иләнгән күн бирелгән. Аларның шулай ук ябынып йоклар өчен ябынчасы, ыстаннарда, кунышларда туктап торганда уйнар өчен думбыра, кубыз, сыбызгы-курай, барабан һәм башка, һәм башка исәпсез-хисапсыз әсбаплары да булган.

Җиңел коралланган болгар сугышчысы. X-XIII гасырлар. Таһир Абдул әл-Болгари  реконструкциясе

Бай яугир сугышка өч ат алган. Бер аты арыса, егет хәл җыйган атына атланган. Шулай итеп, түрк-татарлар ерак араларны җен тизлеге белән чабып узган. Яу кирәк-яракларын, чатыр киезен, шаңгыракларны, киергеләрне өченче атка төягәннәр.

Урта хәлле яугир яуга ике ат алган: берсенә атланып җир-ара кичкән, икенчесенә атланып орышка кергән.

Урта хәлледән дә түбәнрәк булса, яугир сыңар атта яу чапкан.

Яугирләргә сугыш алдыннан бе­рәр үгез бирелгән. Шул үгезне суеп, сөякләреннән аерып, итен тозлап, киптереп, каклап, кипкән итне киледә төеп, он ясап, тире-киндер капчыкларга, тулымнарга тутырганнар. Ит оны бозылмаган, ашарга әзерләргә вакыт булмаганда, аны бер савыт чишмә суында болгатып эчеп куйганнар. Шуның белән көне буе тук йөргәннәр.

Сугыш һәм солых

 Түрк сугышчылары тимер боҗралар­дан «үрелгән» көбә «күлмәк» эченнән ефәк күлмәк кигәннәр. Яугиргә ук тисә, укны тартып алыр өчен ефәк бик уңайлы булган: ук белән бергә, ефәк тә яугирнең тәненә кергән; ефәкне әкрен генә, сак кына тартканнар – ефәк ертылмаган, аның белән бергә ук та ярадан чыккан.

Көбә өстеннән киез күлмәк кигәннәр. Сөңге яки ук тисә, киез аларның һөҗүм куәтен киметә төшкән.

Җәядән ук атканда яугирләр әүвәл керешне күкрәккә таба тарткан, соңрак колакка таба тарта башлаганнар. Алай иткәндә укның очу аралыгы да, үтерү көче дә арткан.

Сугыш тәмамлангач, дошман як кара-каршы утырып солых төзегән, соңыннан ап-ак җылкы чалып, уртак табын ясаган.

Балбаллар

Ерак Көнчыгышта, Урта Азиядә, Украина, Кырым далалары уртасында бихисап таш балбаллар басып тора. Татар кешесе! Аларга очрый калсаң, баш и! Алар – ата-бабаларыңның, ана-корткаларыңның ру­хы. Дога кыл!

Чикмән кигән, янбашына кылыч таккан, уң кулына тустак тоткан яки яланбашлы, мыеклы, кәҗә сакаллы, буе метр-ике метр ярымнан артмаган һәм гранит, мәрмәр яисә тау ташыннан ясалган сыннар белән унбер мең чакрым җир тулган!

Меңләгән балбаллар арасында хатын-кыз сыны күбрәк. Бу ни дигән сүз? Учак җылысын, учактагы утны сүндермичә сак­лаучы – ана, газиз телне саклаучы – ана, токымны тәрбия кылучы – ана. Келәм-палас сугучы – ана, җәйге челләдә бозылмаслык ризык, казы, каклаган ит әзерләүче – ана. Токымның  дәвамы – анада. Бу сыннар бөек Ана хөрмәтенә бастырылган!

Янбашына кылыч аскан, тустаганда кымызмы, бузамы, сумы, җимеш сутымы тоткан балбал – кем? Атабыз, ир-ат! Ватанын, гаиләсен, балаларын, токымын саклап орышларга кергән, яуларда катнашкан, җәрәхәтләр алган һәм аты өстендә үлем белән күрешеп дала туфрагына егылган баһадир ул!

Бу сыннар – асыл татар-түрк угыл-кызлары хөрмәтенә калыккан мәңгелек һәйкәлләр.

Сабан туе

Бүгенге Сабан туен, бик борынгыдан килгән бәйрәм, дип сөйләргә күнегелгән. Ул, чыннан да, шулай. Сабан туен Олимпия уеннарының күчермәсе, дигән фараз да бар. Дөрес, Олимпия уеннары дүрт елга бер уздырылса, Сабан туе әлегәчә ел саен үткәрелә.

Кытай чыганакларында Сабан туена охшаш мәртәбәле чараны сурәтләгән язма бар. Бу бәйрәмне һәр Яңа елны каршылаганда татар дәүләтенең башлыгы Җания оештырган.

Ул башта Сабан туе дип аталмаган, Җы­ен (корылтай, тупланыш) дип йөртел­гән.

Без үскәндә дә Җыен – аерым, Сабан туе – аерым бәйрәм ителә иде. Соңыннан гы­на аларның икесен куштылар.

Җыен – аксакалларның үзара киңәше булып, төрле мәсьәләләрне уртага салып хәл итәр өчен җыела иде. Бу йола тәңречелек заманыннан килгән: башта җыен (киңәшмә, фикер алышу) уздырылган, хөкем чыгарылган, аннан соң бәйрәм ясаганнар.

Борынгы бабалар әүвәл Күккә (Тәңре­гә, Кояшка), аннары Җиргә, аннары рух­­ларга, әрвахларга багышлап корбан чалганнар. Корбан итеннән бөтен халык (будун) авыз иткән.

Аннан соң ат узышлары, дөя ярышлары башланган. Узышларны Җания үзе күзәткән һәм үзе үк нәтиҗә чыгарган.

Җания идарә иткән елларда җинаять кылыну бик сирәк күренеш булган. Кылынган очракта, баягы чарада җыелган халык алдында бу кешенең җинаятен фаш иткәннәр, аңа нинди җәза бирү турында киңәш-табыш корганнар. Яргулауны (ягъ­ни хөкемне) Җания оештырган.

Хөкем һәм җәза

 Гаепсез кешегә һөҗүм итү борынгыларда иң зур җинаятьтән саналган. Андый адымга барган кешене, җинаяте расланса, үлемгә хөкем иткәннәр. Яки аның шайтан сөяген (ашык сөяген) чәрдәкләгәннәр. Яисә җинаятьченең гаиләсе, каршы якка салган зыянын кайтарып бетергәнче, кол булып торган.

Сугыш вакытында һәр киселгән дош­ман башы өчен зур мөгезгә шәраб салып биргәннәр.

Сугышта кулга төшерелгән мал – җи­ңү­чегә ганимәт, әсирләр җиңүчегә кол булган.

Фетнә күтәргән яки йортта кара гауга чыгарган кешене үлем җәзасына хөкем иткәннәр.

Бозыклык, фахишлек өчен (җинаяте­нең зурлыгына карап) ир кеше печтерелгән яки гәүдәсе кылыч белән урталай ярдырылган.

Башка берәүнең күзен яралаган кеше зыян күрүчегә кызы белән түләгән. Кызы бул­маса, хатыны белән түләргә мәҗбүр ителгән. «Күз өчен кыз» гыйбарәсе шуннан калган, мөгаен.

Хатын-кызга мөнәсәбәт

 Борынгы татар дәүләтләрендә хатын-кызга мөнәсәбәт аеруча хөрмәтле булган, ир-егетләр үзләрен бик әдәпле тотканнар. Йортка килеп керүгә, ир бала иң башта анасына баш игән, аннан соң атасы алдына йөгенгән.

Кияүдәге хатынны көчләгән кешегә үлем җәзасы бирелгән.

Игътибарга алыйк: татар илендә хатын-кызны көчләү хакимияткә каршы баш күтәрү, ватанны сату, кеше үтерү ке­бек зур җинаятьләр белән бертигез күрелгән.

Комментарий язарга