Бердәнбер

Татар композиторларының әсәрләрен беренчеләрдән булып электрогитарада башкарган, һавай (гавай) гитарасында, скрипкада, мандолинада уйнаган, татар сәнгатен актив пропагандалаган музыкант Сәгыйт Алиевның тууына май аенда 110 ел тулды.

Алиев 1941 елда Татар дәүләт филармониясенең халык уен кораллары оркестрына эшкә килә. Сугыш башлангач, фронтка китә, Берлинга кадәр барып җитеп, исән-сау Казанга әйләнеп кайта. Үзенең эшчәнлеген янә филармониядә дәвам итә. атар композиторларының әсәрләрен беренчеләрдән булып электрогитарада башкарган, һавай (гавай) гитарасында, скрипкада, мандолинада уйнаган, татар сәнгатен актив пропагандалаган музыкант Сәгыйт Алиевның тууына май аенда 110 ел тулды.

Филармония музее архивында Сәгыйт Алиевның фоторәсемнәре, тәрҗемәи хәлен сурәтләгән, үз куллары белән язылган язмасы саклана. Инде саргая башлаган ул кәгазьләрдә тәҗрибәле музыкантның иҗат һәм тормыш мизгелләре сурәтләнгән. Шуларга күз төшереп алыйк әле.

II

Мин Себердә туып үстем, Томск шәһәре педагогия һәм музыка техникумнарын тәмамлагач, Новосибирск шәһәренә эшкә килдем. Башта алтынчы татар мәктәбендә укытучы булдым, музыка укыттым. Татар күчмә театры оешкач, биредә музыка җитәкчесе булдым. Театр таралгач, «Азат Себер» редакциясендә, радиокомитетта музыка мөхәррире булып эшләдем.1941 елдан алып минем эшчәнлегем Татар дәүләт филармониясе белән бәйле булды.

Язмамның башында Көнбатыш Себер шәһәрләрендә татарлар катнашында булдырылган мәдәни учаклар турында да искә алып китәсем килә. Тарихи яктан караганда, 1920 елда, Гражданнар сугышы вакытында Колчак  армиясенә каршы зур каһарманлык, гадәттән тыш көч һәм данлылык күрсәткән Бишенче эшче-крестьян армиясе Себерне азат итә. Шул армиядә чыга торган «Кызыл яу» татар хәрби газетасы, Себерне азат иткәннән соң, «Азат Себер» исемле газетага әйләнә.

Новосибирск шәһәрендә ул вакытта татарлар өчен ике башлангыч мәктәп бар иде, зуррак авылларда да татар мәктәпләре эшләде. Шулай ук урыс, татар, латыш, литва, эстон, немец телләрендә газеталар чыгарыла иде. Бу газеталарның хезмәткәрләре бердәм булып яшәде. Биредә «Ленин йорты» дигән биш катлы бинада радиостудия эшли иде. Аннан атнага бер тапкыр татар, башкорт, казакъ телләрендә концертлар, әдәби тапшырулар бирелә иде. Бу эшләрне, радионың штаттагы музыка мөхәррире буларак, миңа алып барырга туры килде. Шул чакта халык хуҗалыгы институтында укучы алтмышлап татар һәм башкорт дусларны да эшкә җәлеп иткән идек, радиотапшырулар алар катнашында аерым яки хор белән җырлау, декламацияләр сөйләү һәм әдәби әсәрләр уку кебек чыгышлар белән азмы-күпме төрлеләнде, баетылды. Шуның белән бергә, татар, башкорт, казакъ халкының көйләре, җырлары, композиторлары иҗат иткән әсәрләре белән дә таныштыра килдек. Шуберт, Шопен, Бетховен кебек чит ил композиторларының әсәрләре дә, яңгыратылган чакта, татарча аңлату белән тапшырыла иде.

Безнең радиоконцертларны тыңлап баручы Иркутск, Чита, Барнаул, Алма-Ата, Семипалатинск, Свердловск, Чиләбе шәһәрләре халкыннан да хатлар ала идек. Ул вакытта радиоалгычлар бик сирәк урыннарда иде. Кызганычка каршы, «Азат Себер» газетасы ябылганнан соң, радиодан концертлар тапшыру да тәмамланды.

1931 елда Новосибирскида Татар театры труппасы оештырылды. Труппага башка театрларда күп эшләгән оста артистлар чакырылды. Габдулла ага Камал I һәм аның җәмәгате Фатыйма Камалова, Татарстанның атказанган артисты Бари Тархан, Омскидан Кумельский, Ядгарская, Петропавелдан Әпсәләмов, Сабиров, Ибраһимов кебек яшьләрдән торган егерме кешелек коллектив оешты. Театрның сәнгать җитәкчесе Габдулла ага Камал I булды.

1924 елда Томскида татар педагогия техникумы ачылды. Шәһәрдә өч мәктәп бар иде. Себердә татар сабыйлары өчен бердәнбер балалар бакчасы эшли иде. Язгы чәчүләрне уңышлы тәмамлаганнан соң, «Азат Себер» редакциясе җитәкчелегендә Новосибирск шәһәренең ипподромында Сабан туе уздырыла иде. Якын-тирәдән бәйрәмдә катнашучылар агыла иде.

Татар дәүләт филармониясенең концерт бригадалары Себер шәһәрләрендә яшәүче татарлар өчен еш кына концертлар куя иде. Мәсәлән, мандолиначы Исмәгыйль Һилалов җитәкчелегендәге бригаданың чыгыш ясаганы хәтердә саклана.

Аларны күреп минем дә Казанга киләсе, шунда эшлисе килде. Шуннан мин, көчемне сынап карыйм, дип, Казанга күченеп килдем, Татарстан радиокомитетының музыка редакциясендә тапшырулар мөхәррире булып эшли башладым. Казанда бик күп музыка әһелләре белән таныштым. Эшли торгач, минем башымда бер сорау туды: ни өчен татар башкаручылары арасында саксофон яки һавай гитарасында уйнаучы яки шуңа өйрәтүче кеше юк икән? Шуннан гади җиде кыллы урыс гитарасын сатып алдым, үзлегемнән аны дүрт кыллыга калдырып, скрипка яки мандолина көйләгән шикелле көйләдем дә, үзләштерә башладым. Ышанычлы итеп башкару дәрәҗәсенә ирешкәч, радиокомитет җитәкчеләреннән микрофон алдында чыгыш ясарга сорадым. Татар көйләре беренче тапкыр һавай гитарасында шул рәвешле башкарылды. Көчәйткечсез уйнаганда аның тавышы бик зәгыйфь, шуңа күрә микрофонга уйнарга туры килә иде. Радиотыңлаучылардан: «Бу нинди музыка коралы?» – дигән сорау белән кызыксыну хатлары килә башлады. Билгеле, бу минем рухымны күтәрде. Мин татар композиторлары Җәүдәт Фәйзи, Александр Ключарев, Заһид Хәбибуллин, Нәҗип Җиһанов, Әнвәр Бакиров, башкорт композиторлары Таһир Кәримов, Мәсәлим Вәлиев, Казакъстаннан Латыйф Хәмиди һәм башкаларның әсәрләрен үзләштереп башкарырга алындым. Репертуарымны «Санта Лючия» неаполитан халык көе, совет кинофильмнарындагы музыка әсәрләре дә баета килде.

Татар артистлары Горький (хәзерге Түбән Новгород) шәһәрендә. Сулдан уңга утырганнар: Ф.Биккенин, Р.Ваһапов, Җ.Сәләхова, С.Алиев; басканнар: Г.Нигъмәтуллин, Ә.Яһүдин, Ф.Садыйков. 1957 ел

Радиокомитетта музыка мөхәррире булып бик бирелеп, яратып эшләдем. Яңадан-яңа программалар төзеп әзерләүне, эзләнүне һәрвакыт күз алдымда тота идем. Мәскәүдә укып кайткан Татар опера театры солистларын еш кына концертка чакыра идем. Алар матур тавышлары, гаҗәеп репертуарлары белән концерт программаларын төрлеләндерәләр, баеталар иде. Араларында талантлы җырчылар Усман Әлмиев, Мәрьям Рахманкулова, Галия Кайбицкая, Мөнирә Булатовалар булды.

1941 елның көзендә Мәскәүдә Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы булырга тиеш иде. Барлык сәнгать көчләре шуңа хәзерләнә башлады. Татар дәүләт филармониясендә татар хоры һәм бию коллективы оешты, Зөләйха Әхмәтова аның сәнгать җитәкчесе булды, шулай ук халык музыка кораллары оркестры да җыелды. Мине әлеге оркестрның домра төркеменә концертмейстер итеп эшкә чакырдылар. Безнең оркестрда Татарстанның атказанган артисты, гармунда виртуоз уйнаучы Фәйзулла Туишев та бар иде. Декада программасын үзләштерү кызу әзерлек белән алып барылды. Безнең программаны Татарстан хөкүмәте башлыклары, Мәскәүнең танылган дирижеры Евгений Мравинский килеп тыңлады.

22 июнь көнне, якшәмбе булуга карамастан, филармониягә җыелдык. Радио аша Бөек Ватан сугышы башлануы турында коточкыч хәбәр ишеттек. Декадага әзерлек туктатылды, музыкантлар сугышка киттеләр. Мин 1941 елның декабрендә хәрби военкоматка килдем, Казанда оештырылган 146 нчы пехота дивизиясе белән сугышны Смоленск өлкәсендә башлап, Калинин өлкәсен азат итүгә күчтем, аннары Псков өлкәсенә кергән Остров шәһәрен азат итүдә катнаштым. Безнең дивизиягә Островский исеме бирелде, соңыннан, Эстониянең Таллин шәһәрен азат иткән өчен, дивизиягә Кызыл Байрак ордены тапшырылды. Соңыннан Польша ягына күчерделәр. Варшаваны азат итүдә катнаштык, Берлинга кадәр барып җиттек. Дивизиябезгә Суворов ордены бирелде.

1945 елның октябрь аенда Казанга кайтып, Татар дәүләт филармониясенең эстрада бүлегендә скрипкада һәм һавай гитарасында башкаручы-солист буларак эшемне дәвам иттем. Миңа Татарстанның халык артисты Рәшит Ваһапов бригадасы белән унбиш ел аерылгысыз эшләргә насыйп булды. Урыс эстрада бригадалары белән дә шәһәрдәге югары уку йортларында, мәдәният сарайларында, ял йортларында еш чыгыш ясый идек. 1957 елда Мәскәүдә Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында катнаштым. Лаеклы ялга чыкканчы, филармониядә хезмәт иттем.

Сәгыйт Алиев,

1988 ел

III

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе Сәгыйт Алиев турында сәхнәдәшләре сөйләгән фикер-истәлекләрне дә кадерләп саклый. Татарстанның халык артисты Флера Сөләйманова сөйләгәннәргә колак салыйк: «Сәгыйт абый бик тыныч холыклы, тәртипле кеше һәм үз һөнәренең остасы иде. Концертларда аның белән кызык хәлләргә дә очрый идек. Концертларны алып баручы, нәфис сүз остасы Фәйзи Йосыпов аның чыгышларын тагын да кызыклы итә иде. Аларның икесенең дә хатыннары Сара исемле иде, шуны кызык итеп, Фәйзи абый болай ди иде:

Синдә – Сара, миндә – Сара,

Бу тормыш кая бара?..

Аннары  Сәгыйт абыйның чәче юк иде, Фәйзи агайның да соңгы елларда чәче сирәкләнде. Ул аңа сәхнәдә: «Мә, Сәгыйт дус, чәчеңне тарап җибәр», – дип, кесәсеннән тарак чыгарып  бирә иде. Бу шаярудан соң халык гөр килеп көлеп, аның чыгышларын тагын бер кат дәррәү алкышлый иде».

С.Алиев, А.Фәйзуллина. 1960 нчы еллар

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәнис Гыйльметдинов сөйләгәннәрдән: «Миңа филармониядә эшләгәндә Сәгыйт абый белән Ульян өлкәсенә, Куйбышев өлкәсенең Камышлы авылына гастрольгә чыгарга туры килде. Анда  күренекле җырчылар Җәвәһирә Сәләхова һәм Рафаэль Ильясов белән чыгыш ясадык. Матур аһәңле һавай гитарасында Сәгыйт абый искиткеч, моңлы итеп уйный иде. Концерт программасының бер бүлеген аның уены били иде. Мин аңа «Ай, былбылым» татар халык көенә  аккомпанемент ясый идем. Халык Сәгыйт абыйның чыгышларын бик яратып, җылы кабул итә иде. Аның һавай гитарасы икәү булган, гастрольдә чакта ул миңа берсен сатып алырга тәкъдим иткән иде. Мин бу уен коралына бик кызыксам да, ул чакта, яшьлегем белән, бу тәкъдимне кире кактым. Чөнки әлеге уен коралының тавышы акрын, аңарда уйнау өчен үзең белән магнитофон, колонкалар алып йөрергә кирәк иде. Үземдә баян да бар бит әле. Хәзер үкенәм, әлбәттә. Кызганыч, Сәгыйт абыйдан соң татар музыкантлары арасында бу уен коралында уйнаучы булмады».

Язманы Габдулла Тукай исемендәге

Татар дәүләт филармониясе музее мөдире

Алсу Хәкимова әзерләде.

 

Комментарий язарга