Бердәнбер изге керәшен

(Священник Пётр Гавриловның тормыш юлы турында кайбер мәгълүматлар)
Пётр Гаврилович Гаврилов 1870 елны элеккеге Казан губернасы Мамадыш өязенә караган Лыя-Шыя (Уткино) авылында «иске чукынган татар» крестьяны гаиләсендә туа. Аның балачагы турындагы мәгълүмат сакланмаган.Пётр Гаврилович 1888 елда Казан үзәк керәшен мәктәбенең укытучылар әзерли торган беренче баскычын тәмамлый. Бу мәктәпнең икенче баскычында укуы турында мәгълүмат сакланмаган. 1895 елны аңа чиркәү иерархиясенең түбән иерей дәрәҗәсе бирелә.

Пётр Гаврилов 1903 елны мис­сионер курсларында укый башлап, 1905 елның авгус­тында бу курсларны тәмам­ла­ганнан соң, юллама буенча Вятка губер­насының Алабуга өязенә кергән Кырынды авылы чиркәвенә эшкә билге­ләнә. 1909 елны шул ук өязнең Татар Чаллысы авылына күчерелә һәм анда 1919 елга кадәр эшли.

Соңрак ул Колчак гаскәрләре белән Көнбатыш Себергә киткән булырга тиеш. 1919 елның июлендә Томск епархиясенең Барнаул округына караган Тальмен чиркәвенә эшкә билгеләнә. Монда ул кулга алынганчы, 1929 елга кадәр хезмәт итә. Эшенә чын күңелдән бирелгәнлеге, җаваплы караганы, тырыш хезмәте өчен аңа протерий саны бирелә. Пётр Гавриловның алган хөкүмәт бүләкләре турында мәгълүмат юк. Шулай ук февраль-октябрь вакыйгалары, гражданнар сугышы һәм большевиклар сәясәтенә карата мөнәсәбәте дә билгесез.

Тарихтан белүебезчә, октябрь түнтә­ре­шеннән соң хакимияткә килгән большевиклар партиясе, дин – халык өчен агу, ә дин әһелләрен агу таратучылар, дип саный. Дин әһелләрен эзәрлекләү сәясәте, узган гасырның 20 нче еллар башыннан 30 нчы еллар уртасына кадәр киң колач ала. Совет хакимиятенә каршы эш алып баруда гаепләнгән Пётр Гаврилович 1929 елны Томск өлкәсенең Нарым төбәгенә дүрт елга сөргенгә җибәрелә. Әйтүе буенча, аның белән бергә тагын 130 дин әһеле сөргендә булган. 1933 елны сөргенлек срогын тутырып кайткан Петр Гавриловичны Алтай краендагы Бийск шәһәренең Сретень чиркәвенә протоиерей итеп билгелиләр. Сретень чиркәвендә, икенче тапкыр кулга алынганчы, 1936 елның 1 ноябренә кадәр хезмәт итә.

Пётр Гаврилов «Япония тарафыннан хәрби интервенция булганда совет властена каршы кораллы баш күтәрүне максат итеп куйган контрреволюцион буржуаз оешманың актив әгъзасы» дип гаепләнә һәм «Архиепископ Иаков Маскаев эше» буенча кулга алына. Аны Бийск шәһәре төрмәсенә ябалар, 9 айга сузылган сорау алу, яла ягу, түбәнсетү, төрле җәзалаулар башлана. Җиденче дистә белән баручы Петр Гаврилович бу түбәнсетүләргә горур түзә, үзен гаеп­ле санамый, бер кешегә дә яла якмый. Бийск шәһәр төрмәсеннән бирелгән медсправкадан күренгәнчә, ул бик еш чирли һәм төрмә больницасында дәвалана.1937 елның 25 июлендә Көнбатыш Себер крае НКВД идарәсенә караган өчлек суды Гаврилов Пётр Гавриловичны РСФСР ҖК 58 маддәсенең 10-11 пунктлары буенча гаепле таба һәм атып үтерергә, дигән карар чыгара. 1937 елның 29 июлендә Барнаул архиепископы Иаков, священник Иоанн Можирин, монах Феодор Никитин, Иоанн Протоповлар белән бергә Пётр Гаврилов та атып үтерелә һәм билгесез каберлеккә күмелә.

Рухани СССР Югары Суды Пре­зи­диумының 1989 елның 16 январенда чыгарылган указы нигезендә реа­би­ли­тацияләнә. Газаплап үтерелгән Пётр Гаврилович Гаврилов 2000 ел­ның августында Рус Православие Чиркәвенең юбилее уңаеннан уздырылган Архиерей Соборында Барнаул епархиясе тәкъдиме белән изгеләштерелә – чиркәүдә олылап мәҗбүри табынуга тиешле әүлияләр исемлегенә, дин өчен газап чиккән яңа изгеләр hәм Россиянең Аллаһ алдындагы эчкерсез гөнаhсызлары рәтенә кертелә.

Шулай итеп, мөхтәрәм авылдашыбыз хәзерге көндә керәшеннәрдән бердәнбер изге, дип санала. Рус Правос­лавие Чиркәве һәм Барнаул епархия­се әһелләре Пётр Гавриловичны канонлаштырганда аның татар икәнен белмәгәндер, мөгаен, чөнки кайбер документларда милләт турындагы графада атакайны «урыс» дип язганнар.

***
Өлкән яшьтәге авылдашларыбызның Пётр Гаврилович хакында мәгълүматы булмау өстенә, аның турында берни дә белмәүләре ачыкланды. Әби-бабайлар бары тик аның абыйсы, 1898 елның 2 маеннан 1916 елга кадәр Мамадыш өязенең Юкәче авылы – «Казанской иконы Божией Матери» чиркәве приходына караган сигез авыл халкына хезмәт иткән Семён Гаврилович Гаврилов турында гына хәбәрдар.

Җөри урта гомуми белем бирү мәк­тәбенең музей түгәрәгенә йөрүче уку­чыларның Алтай крае губернаторына язган хатына җавап буларак, Рус Православие Чиркәвенең Мәскәү Патриархатына караган Барнаул епархиясенең православие дини оешмасы, Алтай митрополиясе башлыгы, Алтай һәм Барнаул епископы Сергейдан алынган җавап хаты эшебезне дәвам итәргә ярдәм итте. Бу хатта Алтай крае Дәүләт архивының махсус документлар бүлегендә сакланучы эштән күчермәләр җибәрелгән иде.

Архив күчермәләрен анализлаганда, Пётр Гаврилович Гавриловның кулга алынганчы «Бийск каласы, Андреев урамы, 13 йортта» яшәгәнлеге мәгълүм булды. Шулай ук, сорау алу беркетмәсендә Пётр атакайның гаилә составы турындагы графада: «Ялгыз, балалары бар, ләкин бергә яшәми һәм алар белән элемтә тотмый», – дип тә язылган. Пётр Гаврилович аларның куркынычсызлыгын уйлап шулай җавап бирергә мәҗбүр булгандыр, мөгаен.

Руханиның балалары яисә оныклары белән элемтәгә керү максатыннан, югарыда телгә алынган адрес буенча җибәрелгән хатка җавап булмады. Әмма ярдәм безгә көтмәгән-уйламаган җирдән килеп төште. Хәзерге көндә Киленчәк (Геленджик) шәһәрендә яшәүче эшкуар, әбисе ягыннан Пётр Гавриловның оныкчыгы Александр Безбородько нәсел тамырларын барлау эшенә керешә. Бу эштә ярдәм итүен сорап, дустына, Казан шәһәрендә яшәүче журналист Фәрит Вәлиулловка да мөрәҗәгатъ итә. Фәрит Вәлиуллов, үз чиратында, урау юллар аша минем электрон адресны эзләп таба һәм анда Александр Безбородько төзи башлаган нәсел агачының бер өлеше белән бергә хат калдыра.

Нәсел агачыннан Пётр Гаврилович Гавриловның Александра (Шура), Соня, Тоня, Анна (Нюра), Ольга исемле биш кызы һәм Василий исемле улы булуы ачыкланды. Шунысын әйтеп үтәргә кирәк: анда атакайның һәм барлык балаларының да фотографияләре урнаштырылган, ә бу безнең өчен бик әһәмиятле.

Авыл халкыннан бөртекләп җыелган мәгълүматны анализлаганнан соң мондый нәтиҗәләргә килдек: 1) Мамадыш районының Уткино авылында Гаврилов фамилиясен йөртүче, ана белән улдан гына торучы бер генә гаилә бар; 2) Гавриловлар нәселеннән ике дистәгә якын бала Казан үзәк керәшен мәктәбендә белем алган; 3) Бу нәселдән ике чиркәү әһеле, берничә дистә укытучы, мәктәп һәм завод директорлары, табиблар, эшкуарлар һәм башка һөнәр кешеләре чыккан; 4) Казанның цирк аренасында чыгыш ясаган, бөтен дөньяга танылган рус баһадиры Поддубныйның үзе белән бил алышкан «Русский лев – Василий Гаврилов» та шул нәселдән.

Кызганыч, заманында яртысы Гавриловлардан торган, халык гөрләп яшәгән Уткино авылы бүген пыскып янган учакны хәтерләтә: биредә карт-коры гына калып, канонлаштырылган бердәнбер керәшен священнигы туган җир бетүгә таба бара. Безнең белән очрашуда үзенең керәшен татары икәнен белгән Александр Безбородько бабасы туган нигездә часовния төзергә теләвен белдерде. Ходай аның изге нияте гамәлгә ашуын насыйп итсен!

________________________________________________________________________________

Файдаланылган әдәбият һәм чыганаклар

1. Деяние Юбилейного Освященного Аpхиеpейского Собора Русской Православной Церкви о соборном прославлении новомучеников и исповедников Российских XX века. – Москва, 12-16 августа 2000 г.
2. Гришаев В.Ф. Невинно убиенные: к истории сталинских репрессий правосл. духовенства на Алтае. – Барнаул, 2004. – 240 с.
3. Революциягә кадәрге керәшен священниклары исемлеге http://www.missiakryashen.ru/history/figures/lists-priests/
4. Фаст М. В., Фаст Н. П. Нарымская голгофа: Материалы к истории церковных репрессий в Томской области в советский период. – Томск; М.: Водолей Publishers. – 2004. – 560 с.
5. Алтай крае Дәүләт архивының Махсус документлар бүлеге. 6153пф номерлы тикшерү эше материаллары.
6. Канонлаштыру буенча Барнаул епархиясе материаллары.
http://www.pstbi.ru/bin/db.exe/ans/nm/?HYZ9EJxGHoxITYZCF2JMT…eCQ
http://days.pravoslavie.ru/Life/life4809.htm

Комментарий язарга