Безнең Чыңгыз Айтматов

Чыңгыз Айтматов… Соңгы елларда әдәбият белән кызыксыну сүрелсә дә, әлеге исем барыбер һәрдаим телгә алына, һаман колакка ятыш әле. Шулай булмый, аның иҗаты уртак ватаныбызның берничә буын халкын тәрбияләп үстерде ләбаса. СССР калдыкларыннан гыйбарәт җирләрдәге миллион китап киштәләрендә бүген дә әдипнең бихисап әсәрләре саклана. Алай гына да түгел, бу исем бөтен дөньяга таныш. Әйе, Советлар Союзы үзенең мәдәният өлкәсендәге уңыш-табышларын күрә дә, күрсәтә дә белә иде.

Әдипне ил кадәр ил данлауга, мактауга һәм яратуга карамастан, аны аерым бер төбәкләрдә – Кыргызстанда, Казакъстанда, Татарстанда барыбер күп мәртәбә якынрак күрәләр иде. Ни өченме? Кыргызстан турында аңлатып торуның хаҗәте юктыр, мөгаен. Казакъстанга исә беркадәр тукталып узарга кирәк булыр. Бу республика әдипне чын әдип итәр өчен шактый зур көч куя. Эш шунда ки, Чыңгыз әкә беренче хикәяләре белән матбугатта күренә башлауга, әле узган гасырның егерменче елларында ук, аны күренекле казакъ язучысы, философ, «Абай юлы» исемле данлыклы эпопеясы аша үз халкының мәдәниятен, сәнгатен җиһанга таныткан Мохтар Әүезов үз канаты астына ала. (Җөмләдән, узган гасырның илленче елларында бу китап турыдан-туры татар теленә дә аударылып нәшер ителә.)

Мохтар әкә СССР Язучылар берлегендә гаять зур абруйга ия кеше булып, яшь язучыда искиткеч талант чалымнарын күреп, Чыңгыз Айтматовны беренче адымыннан ук хуплап, аңа кулыннан килгәнчә ярдәм итеп яши. Айтматов тормышында авыр чорлар да булмый түгел. Мондый вакытта, Мохтар әкә ярдәме белән, ул Казакъстанда фәкать әдәби иҗат белән генә шөгыльләнеп, лаеклы яшәү һәм эшләү  мөмкинлегенә ирешә.

Татар халкы һәм Татарстан өчен әдипнең кем булуын шулай ук аңлатып тору кирәкме икән? Бу исемне үтә җылы ярату белән кабатлаган һәр татар кешесе әдипне үзенең милләттәше, туганы итеп тоя: Нәгыймә абыстайның (Чыңгыз Айтматовның әнисе) чыгышы белән Кукмара районының Мәчкәрә авылыннан булуы мең кат кабатланган һәм расланган инде.

Чыңгыз Айтматов, узган гасырның алтмышынчы елларыннан башлап, Казанга еш килә, аның, мәгълүм ки, соңгы сәяхәте дә анасының туган җиренә, татар башкаласына ясала.

Җитмешенче еллар башында мин дә, ул чордагы бик күп яшь каләм ияләре кебек, тәүге иҗат җимешләремне Чыңгыз Айтматовка юллап, аның киңәш-табышын алып «үстем». Безнең шәхси танышуыбыз да шул елларда, «Мәскәү» кунакханәсендә булды. Бу эштә миңа үзгә бер күренекле әдип, әдәбият классигы Мостай Кәрим булышлык итте. Айтматов сиксәненче елларда «көчле күч» буларак танылган язучылар төркеменә «керә» иде, болар: Кайсын Кулиев, Рәсүл Гамзатов, Давыд Көгелтдинов, Мостай Кәрим. Араларыннан иң әүвәл Кайсын Кулиев китте, иң ахырдан – Чыңгыз Айтматов.

Түрәкол Айтматовның (Чыңгыз әкәнең әтисе) 1938 елда атылганы билгеле. Зур язучы, депутат, илче булып танылгач, Чыңгыз Айтматов әтисенең каберен эзләргә тотына. Ләкин туксанынчы еллар башында гына морадына ирешә.

Бу уңайдан халык арасында йөри торган бер вакыйга игътибарга лаек.

1992 елда, Кыргызстан дәүләт бәйсезлеге алганнан соң, тау арасындагы бер авылда үлем белән якалашкан карчык үзен гомер буе изалаган серне кызына ача.

Әле үсмер генә чакта ул, көзге көннәрнең берсендә гөлҗимеш җыеп йөргәндә, адаша һәм авылдан шактый ерак урнашкан бер ерымга килеп чыга. Озакламый арбасы ябылган машина пәйда була. Аннан күзе-кулы бәйләнгән унбишләп кешене төшерәләр дә, берәмтекләп атып үтергәч, өсләрен тиз-тиз генә таш белән каплап, күздән югалалар. Калтырана-чаба өенә кайтканда кыз тагын шундый ук егермеләп каберлеккә юлыга һәм бу кешеләрнең кем булуын тәмам аңлап өлгерә: бишенче сыйныфта гына укыса да, мәктәптә аларга «халык дошманнары» дигән «кабахәт» кешеләр турында бик күп сөйләгән булалар инде. Кыз бу хакта әти-әнисенә дә, укытучыларына да хәбәр итәргә базмый. Шушы коточкыч серне җанына яшереп саклый һәм… соңгы мизгелдә генә күңелендәгесен ачып сала.

Аның кызы, Бишкәк шәһәренең казые (судьясы) бу мәсьәләгә җәмәгатьчелек игътибарын юнәлтә. Озакламый карчык әйткән урында бихисап каберлекләр табыла, җаны кыелганнарның байтагын исемләп исәпләп чыгаралар, араларында кыргызлар да, татарлар да, урыслар да, казакълар да, үзбәкләр дә, әрмәннәр дә, башкалар да… шул исәптән, Түрәкол Айтматов та була.

Репрессия корбаннары истәлегенә биредә «Ата-Бәйит» («Аталар зираты») мемориалы корыла, ак мәрмәр ташларга Сталин режимы корбаннарының исемнәре теркәлә.

Чыңгыз Айтматов шул рәвешле әтисенең каберен таба, ә үзен аның янынарак җирләргә васыять итә. Һәм, әйтергә кирәк, аның васыяте җиренә җиткерелеп үтәлә.

Мин исә, бүген, бердәм дәүләт юкка чыгып, чикләр, таможнялар барлыкка килгән һәм, өстәвенә, халыкның «ындыр артыннан» ары китәргә матди мөмкинлеге булмаган көндә (кая ул Кыргызстанга бару!), һич югы, шушы мәкалә аша кадерле язучыбызны, безнең Чыңгыз Айтматовны яд итәргә кирәк санадым.

 Миләүшә Талипова тәрҗемәсе

Комментарий язарга