Безнең иң үткен һәм иң көчле корал

«АЛГА, ДОШМАН ӨСТЕНӘ» исемле газета Мәскәү яныннан Балтыйк диңгезенә кадәр зур, авыр һәм каты сугышлар белән 1295 километрга сузылган юл – Калинин, Ржев, Духовщина (Смоленск өлкәсе), Невель (Великие Луки өлкәсе), Витебск, Полоцк, Паневежис, Шауляй, Мемель (хәзерге Клайпеда), Кёнигсберг (хәзерге Калининград), Пиллау (хәзерге Калининград өлкәсендәге Балтийск) – үтә.

Татар телендә газетаның тәүге саны 1942 елның 19 ноябрендә чыга. Ул атнага ике тапкыр башта икешәр битле, ә 1943 елдан дүртәр битле булып дөнья күрә. Редактор урынбасары – журналист Минһаҗ Гыймадиев, әдәби хезмәткәр-тәрҗемәче – шагыйрь Шәйхи Маннур, хәрби корреспондент-оештыручы – язучы Афзал Шамов, корректор – язучы Абдулла Әхмәт эшли.

«Алга, дошман өстенә» 1943, 15 июнь

Менә газетаның тәүге саны. «Дошманга яңа ударлар хәзерләргә» исемле баш мәкалә, «Американың Ассошиэйтед Пресс агентлыгы хәбәрчесенә иптәш И.В.Сталинның җаваплары», «Безнең фронтта», капитан А.Козловның «112 гитлерчыны кырдык» дигән хәбәре, Шәйхи Маннурның «Татар кызы» шигыре һ.б. язмалар басыла. атар телендә газетаның тәүге саны 1942 елның 19 ноябрендә чыга. Ул атнага ике тапкыр башта икешәр битле, ә 1943 елдан дүртәр битле булып дөнья күрә. Редактор урынбасары – журналист Минһаҗ Гыймадиев, әдәби хезмәткәр-тәрҗемәче – шагыйрь Шәйхи Маннур, хәрби корреспондент-оештыручы – язучы Афзал Шамов, корректор – язучы Абдулла Әхмәт эшли.

1942 ел, 29 ноябрь. «Татарстанның Саба районы комсомолецлары һәм яшьләре иптәш Сталинның докладына һәм приказына җавап итеп, «Татарстан колхозчысы» исемендә танклар колоннасы төзүгә 400 000 сум акча җыеп, Татарстанның һәрбер районында кимендә берәр танклык акча җыярга Татарстан комсомолецларына һәм яшьләренә мөрәҗәгать итте».

1943 ел, 24 февраль. Ш.Маннурның «Яшь снайперлар» очеркында сүз рус егете Ретин, татар егетләре Мидхәт Бакиров һәм Хәйрулла Рәхимов турында бара. «Ретинның хәзер 55 үтергән немецы бар инде, пулемётчы Бакировның 37, ә Рәхимовның 27 генә. Ләкин Рәхимов: «Исән булсам, 100 гә тутырырмын» – дип тора, – «ә йөзгә тулгач, күз күрер тагын…», – ди.

Шул ук санда А.Шамовның «Казаннан сәлам» дигән очеркында шундый мәгълүмат бирелә: «Татарстан колхозчылары, танклар колоннасы төзү өчен, акча җыеп, Дәүләт банкына тапшыра. Бу Бондюг районы «Кызыл Йолдыз колхозы члены Зәйнетдин Сираҗетдинов иптәш 50 мең сум, «Тукай» колхозы члены Гариф Кәримуллин иптәш 35 мең сум, Юдино районы «Йолдыз» колхозы члены Хәкимҗан бабай үзенең акчасыннан 5 мең сум тапшырганда болай диде: «Минем акчам мәлгунь Гитлер башына биш мең ләгънәт булып кына түгел, ә биш мең пуля һәм биш мең үлем булып та төшсен».

1943 ел, 3 апрель. «Фронтовиклар иҗаты» рубрикасында Ш.Маннурның «Таң алдында», өлкән сержант К.Җаппаровның «Яшь батырга» һәм яшь татар шагыйре кызылармеец Мансур Гаязовның «Тетрәсен дошман» шигырьләре дөнья күрә.

1943 ел, 12 май. «Композиторның җиңү маршлары» исемле очеркта (А.Әхмәт) яшь композитор Мәсгут Латыйпов турында сүз бара: «Аның сугыш шартларында иҗат иткән музыкаль әсәрләре байтак: «Н-нче дивизиягә багышланган маршы», «Н-че полк маршы», «Н-че дивизия сугышчыларына наказ», «Частушкалар» һ.б көйләр бар… Сугышчы-музыкантлар күп вакытларын алгы сызыкта үткәрә. Алар оста, матур итеп уйный белгән кебек, кирәк булганда, оста, кыю сугыша да белә. Великие Луки шәһәре өчен барган каты сугыш вакытында ансамбль алгы сызыкта иде. Бу вакыт аларга тромбон, аккордеон һәм трубаларын куеп, иңнәрендәге мылтыкларын кулларына алырга, стратегик әһәмияткә ия булган бер биеклекне саклауда катнашырга туры килде. Бу бәрелештә музыкантлар батырлык, гайрәтлек күрсәтте. Биеклекне саклап калды».

А.Шамов Калинин фронтындагы орденлы татар егетләренең альбомын төзеп, фронт политуправлениесенә илтеп тапшыра; Әнвәр Мамаев, Зиннәт Шәрәфетдинов һ.б. турында листовкалар да бастырып чыгара.

1943 ел, 20 октябрендә Калинин фронты үзенең тарихи яшәвен төгәлләгәч, газета редакциясе Беренче Балтыйк буе фронты карамагына күчә.

Шәйхи Маннур 1943 елның 10 декабрендә резервка җибәрелә, А.Әхмәт аның урынын ала, ә корректор – Фазыл Басыйров була. 1944 елда газета штатына бишенче кеше алына – журналист Котдус Әхмәров.

Рәссам Байназар Альменов бу газетада иҗади командировкада була. Ул фронт тормышына багышлаган нәфис альбом әзерли, аның күп кенә рәсемнәре газе­та битләрендә дөнья күрә. Мәсәлән, сапёр, гвардия кызылармеецы Мөнир Сә­фәр­ми­тов; медицина хезмәте капитаны А.М.Шабанов; гвардия майоры Рифгат Вәлиев; старшина Хәмит Еникеев; Советлар Союзы Герое – генерал-майор Гани Сафиуллин; санитар, ефрейтор Кадыйр Нуриев рәсемнәре…

1944 ел, 5 апрель. И.Сталинның телеграммасы бирелә: «Красная Татария» исемендәге танк колоннасы төзелешенә 62 000 000 сум акча җыйган Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы хезмәт ияләренә – минем туганнарча сәламемне һәм Кызыл Армиянең рәхмәтен тапшырыгыз. И.Сталин».

1944, 7 сентябрь. А.Әхмәтнең «Татар егетләре» исемле очеркында II дәрәҗә Ва­тан сугышы ордены, Кызыл Йолдыз ордены, «Батырлык өчен» медале белән бү­ләкләнгән, Татарстанның Балтач районыннан килгән комсомолец, танк взводы командиры гвардия капитаны Фарт Абдуллин; Чүпрәле районы, Мөчәли авылы колхозчысы гвардеец Садыйк Гафуров; Ширәмәт районы, Ташлык авылы счетоводы сержант Харис Фазлиев; Тәмте районы, Каратал авылы егете, комсомолец Хәбибулла Ваһапов һ.б. турында языла.

1944 ел, 8 октябрь. А.Шамовның «Стереотруба янында» очеркында сүз оптик разведка күзәтүчеләре гвардия кызылармеецлары Фәтхерахман Гайнуллин, Касыйм Нәбиуллин турында бара: «Бу ике егет бер ай эчендә генә дә дошманның 36 артиллерия-миномёт батареясын, 9 пулемёт ноктасын, ике күзәтү пунктын һәм күп кенә оборона корылмаларын эзләп тапты».

«… Һөҗүм дәвам итә. Немецлар үзләренең үлем сәгате якынлашканын бик ачык сизә. Мәсәлән, танк гаскәрләре генералы Кнопельсдорф үзенең солдатларына мө­рә­җәгать итеп: «Безнең бер генә юлыбыз бар: ул соңгы чиккә кадәр фанатик рәвештә сугышу юлы», – ди.

Аларга без бу юлны тагын да ачыграк күрсәтәбез. Ул юл ерак түгел: аларның аяк астында, бер метр тирәнлектә! Черү, кортларга азык булу юлы ул!

Һөҗүм дәвам итә. Безнең җиңү көне якынлашканнан-якынлаша», – дип яза капитан А.Шамов 1944 елның 12 октябрь санында.

Исхак Закиров һөҗүм көннәрендә бер шигырендә:

Бу көннәрнең истән чыгасы юк,

Бу көннәрне гомер онытмам!

Бу көннәрнең бөек эше өчен

Һич кызганыч түгел минем кан…

– дип яза.

«Без Неман буенда… Аның аръягында Германия, фашистлар. Безне кол итәргә теләгән вәхшиләр, ерткычлар. Алар хәзер үз оясында. Ләкин без аларны үз ояларында юк итәрбез. Неман буена чыгу өчен каты сугышлар барды. Ул сугышларда кемнең нинди батырлык күрсәтүен санап бетерүе мөмкин түгел. Аңа вакыт та, газета юллары да җитмәячәк.

Без Көнчыгыш Двина аша үттек. Без Неман аша да үтәрбез. Без немецларның моңарчы булган барлык оборона ныгытмаларын җимердек, таптап уздык. Без алар­ның бу ныгытмаларын да җимерербез һәм ләгънәтле Германиягә үтеп керербез. Кабахәт фашизмның үлеме шунда булыр», – дип яза А.Шамов 1944 елның 5 ноябрь санында. Казанда шул ук елда А.Шамовның «Нәфрәт көче», А.Әхмәтнең «Ватан сугышы геройлары – татарлар» исемле очерклар җыентыклары дөнья күрә.

Беренче Балтыйк буе фронт сугышчылары исеменнән Татарстан халкына җавап хаты 1944 елның декабрендә язучы Афзал Шамов кулы белән языла һәм фронтның алгы сызыкларында татар сугышчылары арасында укыла.

1945 ел, 10 январь. А.Шамовның «Землянкада» (Татарстанның Минзәлә районы Күзкәй авылы егете, разведчиклар взводы пулемётчысы, ике орден һәм ике медаль белән бүләкләнгән кызылармеец Мулланур Нуруллин турында) исемле очерк, А.Тәүгилденең «Биеклек алынды» (Пулемёт расчёты командиры кызылармеец Вәли Рәхмәтуллин турында) һ.б. башка язмалар урын ала.

1945 ел, 10 февраль. А.Шамовның «Баһадир сержант Азнагулов» исемле очеркыннан: «Куркыныч белмәүче бу егет берүзе 70 кә якын фашистка каршы утыз минут сугышты… Үзенең батырлыгы, кыюлыгы белән үлемне җиңде. Үлемне ул дошман өстенә җибәрде…»

1945 ел, 7 март. А.Шамовның «Татар кызлары» исемле очеркында Буа шәһәре­нең кызлары – гвардия кызылармеецлар Зәйтүнә Гыймадетдинова, Дилбәр Галиева, Асия Сәйфетдинева һ.б., снайпер ефрейтор Мөршидә Туктамышева, самолёт кораллары мастеры кече сержант Әминә Камалова, регулировщик сержант Галия Азаматова, гвардия лейтенанты Роза Аитова турында сүз бара. Алар барысы да дош­маннан үч алу, аны юк итү теләге белән яна.

«Медсанбатларда һәм беренче линиядәге госпитальләрдә эшләүче медицина хезмәте лейтенантларыннан Нәҗибә Карипова, Хәлимә Шаһиева, Суфия Садыйкова, Мәгъния Габитова, Хәзинә Фәсхетдинева, Рәисә Ибраһимова, Хәтимә Исхакова, медицина хезмәте капитаны Сара Сираҗетдинева, медицина хезмәте майоры Шәрәф Дәүләтгильдиева һәм халкыбызның башка шундый кызлары үз-үзләрен аямыйча эшләүләре белән дошманны тәмам җиңү көнен якынайта…»

1945 ел, 27 апрель. «Соңгы сугышлар» очеркында А.Шамов яза: «Кёнигсберг артта калды. Менә Пиллау шәһәре… Бу крепостьны, бу портны үз кулларында тоту өчен, гитлерчылар бөтен көчләрен куйганнар иде. Алар безнең һөҗүм юлы өстенә көчле оборона ныгытмалары корганнар. Ләкин каты сугыш нәтиҗәсендә дошман оборонасы өзелде. Безнең данлы гвардеецларыбыз шәһәргә бәреп керде. Каты урам сугышларыннан соң Пиллау шәһәре дошманнан тазартылды. Пиллау өстендә хәзер безнең байрак – җиңү байрагы җилферди…»

1945 ел, 11 май. «Зур, авыр юл! Тарихи юл! Бу юлны безнең фронт сугышчылары зур һәм каты сугышлар белән үттеләр. Алар үзләренең Ватан алдындагы изге бурычларын намус белән үтәделәр.

Без җиңдек һәм без җиңәргә тиеш идек!» – дип яза А.Шамов «Сугышчан юлыбыз» дигән мәкаләсендә.

1945 ел, 5 июнь. Фронт газетасының иң соңгы 308 нче санында капитан Шамов «Батыр үзе үлсә дә, даны үлми» исемле мәкаләсендә болай яза: «Сугыш бетте. Аның каты, дәһшәтле көннәре артта калды. Ул көннәр хәзер ераклашканнан-ерак­лашалар. Озак та үтмәс, аның һәр көне, һәр сәгате тарихка әверелер».

Дәвамы бар

Комментарий язарга