Безнең заман каһарманы

Яп-яшь, униҗиде яшьлек үсмер Вахит Галиев Суслонгер лагерена килеп эләгә. Мари урманнары уртасындагы хәрби лагерь була ул. Ачлык, ялангачлык, бүрәнә ташу, командный составның солдатлар белән рәхимсез кылануын, ачтан үлгән солдатларның әрдәнә-әрдәнә мәетләрен күрде ул. Тәртип юк. Кечкенә генә бер гаеп өчен дә кыйнап, гауптвахтага утырта сержант кисәге, алты ай эчендә 40 көн гауптвахтада утыртып чыгаралар Галиевне Суслонгерда.

Ашханәдә солдатларга еш кына аш җитми иде. Бер татар солдатына аш җитмәде, ул, буш кашыгын тотып, ач калды. Бер хохол үз алдына килгән ашны ашап утыра, аның кырында ач калган татар. Кәеф юк, ач татарның да күңеле төшенке. Хохол ач калган татарга:

– Эй ты, татарин, хорошо тебе голодать? – диде.

Вахит Галиев (уңда) Суслонгерда вакытта хезмәттәше белән

Татар егете бер сүз дә әйтмәде. Макарон белән сало кисәге китергәч, татар егете хохолның алдыннан «икенче» ашны тартып алды да:

– Син дә ачыгып кара әле, аннан аңларсың: татарга ачыгу әйбәтме, юкмы икәнен?! – дип, ашны ашый башлады.

Тотындылар сугышырга, хохол бушаган тәлинкәсе белән татарның маңгаена сылады, татар аңа каршы тимер чиләк күтәрде. Вахит аш бүлә торган озын саплы чуен чүмечне алды да… – хохолны яшен сукты. Ул бөгелеп төште. Нәкъ шулвакыт ишектән каравыл нәчәлниге килеп керде. Татар малае – бер якта, хохол икенче якта егылып ята. Галиевнең каешын, погоннарын салдырып алып киттеләр. Капитан хохолны да, татарны да Галиев кыйнаган, дип уйлады, ахрысы.

Берничә көннән аны тоткынлыктан азат иттеләр. Тикшерделәр. Карар чыгардылар: «Әгәр дә Галиев хохолның башына чүмеч белән сукмаган булса, татар егете хохолны тимер чиләк белән бәреп үтергән булыр иде, самооборона, предотвращение увечья, фәлән-фәсмәтән», – дип, Галиевне акладылар.

Сержант аеруча Вахитка каныга иде. Вахит балта белән агач юнып маташа иде, сержант Вахитны иңөсте белән этеп җибәрде, тегесе егылып китә язды. Акырып көлә-көлә, сержант Вахитны үрти башлады:

– Татарин-барин, жуёт маргарин!

Кара баганалы Комазан егете түзмәде, кулындагы балтасын сержант ягына томырды, сержант башын иеп калды, балта казарма коймасына барып кадалды. Агарынды сержант, күгәренде серажант, ләкин бер сүз дә әйтмәде. Әмма Вахит әйтте:

– Ыслушай, сержант! Икенчесендә мин бит не промахнусь! – диде.

Шуннан соң ул сержант кисәге татар егетләренә кагылмас булды.

Бер-ике көннән соң, Вахит Галиевне Суслонгердан башка хәрби частька, һава десанты мәктәбенә күчерделәр. Ул анда кече сержант дәрәҗәсендә взвод командиры ярдәмчесе булып хезмәт итте.

Өйләнү

Сәер булыр микән, йөзне үтеп,

Туры килсә парлап йөрергә.

Вахит Галиев

Вахит Галиев бик каты авырып китеп, аны Мәскәүдәге хәрбиләр хастаханәсенә салалар. Озак кына ятканнан соң, өендә дәваланасын, дип, аны Комазанга кыска вакытлы ялга кайтарып җибәрәләр.

Өйгә кайтса, атасы Миңлевәли вафат булган. Анасы каты авыру, урын өстендә. Олы апасы кияүдә. Җыен бала-чага калган өйдә. Тәвәккәл Вахит тота да сөеклесе Наиләне шахтадан чакырта.

Уникенче сентябрь көнне Вахит белән Наиләнең никахы була. Никах була булуын да, яңадан хәрби частька китәргә туры килә Вахит-солдатка. Сембердә «Курсы усовершенствования офицерского состава Приволжского военного округа» бар иде. Шуннан сержант Галиевне штабка экспедитор итеп алалар.

Экспедитор сержант Галиевне бик тиз штабка чакырталар.

– Отвезешь вот этот секретный пакет в особый отдел, сержант Галиев! – диләр. – Вручишь лично в руки генералу Петрову! Понял, Галиев?

– Так точно, товарищ полковник! – ди Вахит.

Галиев, әмерне үтәп, генерал Петровның хәрби частен эзләп таба, дежурный старшинага әйтә:

– Миңа срочно генерал Петров кирәк! – ди.

– Генерал икенче катта, 202 нче бүлмә! – диде старшина.

Ишекне шакып, Галиев генерал бүлмәсенә уза.

– Сезнең нәрсә анда, сержант? – ди ул.

– Секретный пакет, товарищ генерал!

– Бирегез! – ди генерал.

– Товарищ генерал, Вы извините меня, – ди сержант. – Там написано: вручить в руки лично генералу Петрову. А я Вас лично не знаю, можно ли посмотреть на Ваше личное удостоверение?

Генерал ачу белән сержантка карый да, аты-юлы белән сүгенә:

– Твою мать, ты ещё смеешь требовать у меня документы, сержантишка! – дип кычкыра.

– Виноват, товарищ генерал! – дип, сержант Галиев, во-фронт басып һәм алып килгән секретный пакетны култык астына кыстырып, кисәк борылып, бүлмәдән чыгып китә.

Аның артыннан ук ишектә генерал күренә. Гафу үтенә. Генерал Петров үзенең кем икәнлеген раслаучы таныкнамәсен теләр-теләмәс кенә сержантка күрсәтә дә документны алганлыкка кул куя.

Вахит Галиевнең кәефе китә, матур килеп чыкмады бит инде бу вакыйга. Борчылмаслыкмыни, дорфалыгы өчен бу хезмәтеннән алсалар? Эше бик чиста, абруйлы, яхшы хезмәт бит. Йөрү – иркен, казарма саклап ятасы юк.

Эшләнгән эше турында исәп-хисап тотарга дип штабка килүгә, штаб начальнигы – полковник аны шаркылдап көлеп каршы ала. Баксаң, генерал Петров штаб начальнигына Вахит Галиев турында шылтыраткан икән.

– Син нәкъ уставча эшләгәнсең, сержант Галиев! Генерал Петров иртәгә личный состав алдында сиңа Мактау кәгазе тапшырырга кушты! – ди.

Озак та узмастан, әлеге генерал Петров Вахит Галиевне үз янына хезмәткә алдыра. Бу генерал белән полковникны Вахит Галиев гомере буе онытмый, ул аларның кырыслыгын да, аңа эшләгән игелекләрен дә исеннән чыгармый.

Күршедә генә элемтә училищесы була, генерал аңа:

– Галиев, элемтә училищесына укырга кер! – дип әйтә.

Вахитның керәсе килми, аны өендә йөкле хатыны, гаиләсе көтә. Бу теләге турында Вахит генералга да әйтә. Һичсүзсез, генерал Вахитка гаиләсе янына кайтып, күрешеп килергә рөхсәт итә.

Вахит-сержант Иске Комазанга кайтып керсә, өйдә ашарга бәрәңге юк. Халык ачыга. «Побывка»дан соң Вахит тагын үз частена китә. Аны общевойсковое училищега юллыйлар. Вахит училищедан офицер булып чыга.

– Һава дестанты мәктәбендә мин «эзвир» идем, – дип сөйли туксан яшьлек Вахит ага. – Йөгерү, парашут белән сикерү, пычак-корал белән «дошманны юк итү» һәм бокс буенча мин иң алда барам. Взвод командиры дәрәҗәсенә күтәрелдем.

Вахитның гаиләсе ишле бит инде. Кызы бар, хатыны икенче баласына тагын йөкле була, алар белән аеры-чөере яшәп булмый, Галиев гаиләсен хәрби частька алдыра.

Җиде офицерны Мәскәүгә, Главполитуправлениегә чакырталар. Исәпләре «Совершенно секретно» хәрби частьларда хезмәт итәргә офицерлар әзерләү икән: авыр хезмәт. Берсенең дә бу хезмәткә барасы килми. Поездда барганда ачыктан-ачык сөйләшәләр болар:

– Минекеләр фашистлар оккупациясендә булган, дип әйтсәм, мине «Совершенно секретно»га алмаслар, – ди берсе.

Икенчесе:

– Минекеләр плендә булган, дим…

– Минем гаиләмдә ике кешенең судимосты бар, дип әйтәм, – ди өченчесе.

Вахит ни әйтсен? Аның гаиләсендә пленни дә, оккупациядәгеләр дә юк, хатыны, ике баласы бар, үзе, читтән торып, университетта укый…

Җиде кешенең алтысы «Совершенно секретно» хезмәтенә яраксыз, дип табыла, бер Вахит Галиев соңгы өстәлгә кадәр барып җитә ала, комиссиядән ул берүзе уза. Шулай итеп, Вахит Галиевне «Совершенно секретно» дигән частька, Корея сугышына җибәрергә карар кылалар.

– Җыеныгыз! – ди начальник. – Нинди теләкләрегез бар? – дип сорый.

– Гаиләмне ватаныма кайтарып куярга рөхсәт итегез? – ди Вахит Галиев.

Начальник, юлга акча биреп, билетлар алып, Галиевләр гаиләсен ватанына озатып кала.

Гыйнвар зәмһәрире. Кукмарада ат яллап, Тәкәнешкә кайтып җитәләр, анда төн кунып, Иске Комазанга кайтып егылалар. Шул көнне үк хәрби частьтан телеграмма: «Срочно явиться в распоряжение командования». Ике көн гаиләсе янында кунгач, чыгып китә яшь офицер Галиев, килеп җитә үз частена, генерал янына керә:

– Сезнең фәрманыгызга буйсынып, хәрби хезмәтен дәвам итәр өчен лейтенант Галиев килеп җитте! – ди.

Генерал әйтә:

– Лейтенант Галиев! Сезне Көнчыгышка «Совершенно секретно»га түгел, гаиләгезнең хәленә кереп, Көнбатышка – Польшага җибәрергә булдык, – ди.

Хикмәт нәрсәдә? Тыныч елларда ике балалыларны регуляр армиягә алмыйлар, алган очракта да аларга ташламалар бар икән.

Вахитны «Обшевойсковая автомобильная часть»ка сәяси хезмәткәр итеп куялар.

Ләкин Вахитны хәрби хезмәт канәгатьләндерми иде инде. Гаиләсе аеры-чөере, дигәндәй… Вахит: «Гаиләм ишле булу сәбәпле, мине комиссовать итегез», – дип рапорт артыннан рапорт язарга тотына.

– Чего добиваешься, лейтенант Галиев? – диләр моңа командованиедә.

– Ватаныма кайтырга телим, иптәш генерал! – ди лейтенант Галиев.

Алланың бирмеш көне, Мәскәүдән – Главкомнан: «Лейтенант Галиевне – запаска!» – дигән фәрман килә.

Ләкин әле аны гаиләсе белән Урта Азиягә, Сәмәрканд өлкә комитеты карамагына юллыйлар. Ул анда мәктәптә военрук, пионер лагере мөдире булып эшли. Аннан Вахитны гаиләсе белән җәһәннәм тишегенә, ниндидер «секретный объект» булган шахтага җибәрәләр. Балалары, хатыны белән анда күченгәч, Вахит аңлый: монда аның балаларына мәктәп тә, торыр шартлар да юк – барак кына. Гаиләсен төяп, Вахит ватанына – Иске Комазанга кайтып китәргә мәҗбүр була.

Әби самавыры

Үзе әйткәнчә, Вахит «әби самавыры артына кайтып егыла». Кая барырга, кем булып эшкә урнашырга? Юксыллык чоры. «Илдә чыпчык үлмәс!» – дип, Вахит Галиев урман кисү, такта яру эшенә урнаша. Тора-бара аны өлкән оста итеп билгелиләр. Эшләре яхшы гына бара моның. Колхоз рәисе Зәйнул Шәйхулов килеп, моннан такта сорый.

– Үзеңәме? – ди Вахит.

– Колхозга! – дигән була Зәйнул. – Үзебезнең фермаларга такта кирәк, Вахит Вәлиеч!

Бирмәсә, бергә эшлисе бит, аннан соң Зәйнул райком җитәкчеләре белән бик яхшы мөнәсәбәттә. Яшәргә кирәк бит, бәлки, ярдәме тияр, дип, Вахит Галиев тота да колхоз рәисенә күп итеп такта җибәрә. Шулай да баш хисапчыга әйтеп куя:

– Председатель Шәйхулов бурычка алды ул такталарны! – ди Вахит аңа. – Теркәп куй!

Яхшы, калын нарат-чыршы идән такталарын төяргә трактор алып килгән Зәйнул шушы такталар өчен бер ярты аракы чыгара. Төйиләр такталарны, бер шешә аракының йөз грамын рәис үзе эчә, калганын такта төяүчеләр йотып бетерә.

Икенче көнне Вахит Галиевне райком бюросына чакыртып алалар. Райбашкарма комитеты рәисенә – бюро әгъзасына законны бозып такта сату турында жалу килгән икән. Ул шикаятьтә болай язылган, имеш: өлкән оста Галиев Вахит колхоз рәисе Зәйнул Шәйхуловка бер ярты аракыга бер трактор такта сатып җибәргән.

Бөтен кеше Вахит Галиевкә ябырыла, нинди генә гаепләү сүзләре әйтелми аңа.

– Урманны сатып эчәсең! Карак син! – дип кычкыралар.

Бер сүз дә әйтә алмый Вахит бичара. Райбашкарма комитеты рәисенә аңлатырга тырыша Вахит:

– Габделхак абый! Бер яртыга мин такта сатмадым! Без аны бурычка бирдек! Минем әби самавырыннан башка һич тә малым юк, дүрт балам өйдә ач утыра. Мин ул такталарны бурычка бирдем! Документы – бухгалтериядә. Гаиләм ишле, торыр урыным юк, хатынымның анасы – әби өендә торабыз! – ди.

Колхоз рәисе Зәйнулның бу гамәлен аңлап та, аңлатып та булмый иде. Ихтимал, ул Вахит Галиевне, үз урынына өмет итә, дип уйлагандыр да, Вахитны шулай итеп «яндырырга» маташкандыр, дип кенә аңлатып була бу хәлне. Зәйнулның андый хаинлекләре алда тагын кабатланачак әле.

– Райкомда минем өстән язган яла, нахак сүзләр өелеп тора, – дип сөйли Вахит абый. – Каты авырып, хастаханәдә ятам. Кемдер өскә язган. Имеш, мин алкашлыктан дәваланып ятам икән. Ә мин тәмәке тартмыйм, аракы эчмим.

Колхозда дүрт авыл. Шуларның иң олысында мин бригадир. Авылдан-авылга, басудан басуга эш барышын тикшереп йөрим. Эше күп, акчасы юк. Мин эшли башлаганда беренче җыелыш булды. Иң беренче булып, ферма мөдире – рәиснең куштаны торып басты, мине хурлый башлады. Имеш, мин бригадаларда сирәк булам, фәлән-фәсмәтән. Мин, сикереп тордым да, рәиснең чыраена туры карап:

– Зәйнул Шәйхулов, яныңда шушындый шпионнар, шушындый әләкчеләр булганда, яхшы эш майтарып буламыни? – дидем дә, чыктым да киттем.

Өйдә ятам, эчтә пошаман уты, берничә көннән сон өйгә килгән бу гафу үтенгәндәй итеп. Тагын эшләп киттем, атка атланып бөтен басуларны әйләнеп кайтам, эшлим.

Күрше авылның чабылган борчагы җәелеп ята, безнең борчак та җиргә сузып салынган, чери. Мин өй борынча йөрим, борчакны коткарырга кирәк, ату борчак җир дымыннан үрә башлаячак, чериячәк, әрәм булачак бит. Кешеләрне җыеп, басуга алып чыктым. Райком секретаре Шәүкәт Абдуллович машинасына утырып килгән, халык ду китереп борчак әйләндерә. Шаккатты секретарь.

– Ничә кеше җыйдың, Галиев? – ди.

– Йөз дә унбер кеше! Шәүкәт Абдулович, санап карагыз! – дим.

Елмая секретарь, аркамнан сөя. Эшләрем бара, ихлас эшлим, чөнки менә шуннан соң минем үземне председательлеккә кыса башладылар. Басуда очратып та, райкомга чакыртып та мине үгетли бу:

– Якедәге уңышны җыеп алырга ярдәм ит инде, зинһар! – ди. Йомшак сөйләшә, дуамал җитәкчеләр генә акыра бит ул.

Акыра икән, димәк, ул җитәкче үз эшен белми. Сүгенеп, акырып сөйләшә башласалар, мин чыгам да китәм яки аларга атап шигырь язам. Мине «шагыйрь» дип тә әйткәлиләр, андый мактауларга исем китми, әмма барыбер «шагыйрь» сүзен ишетүе рәхәт. Мине Такташ белән чагыштырган булалар. Эчтән генә көләм, кая инде ул даһи Такташка җитәргә! Бу кеше яки надан, Такташны белми, яки ул ялагай, ихлас түгел. Минем күңел булсын, дип, Такташ белән чагыштырган була. Шундыйларга мин әйттем: «Син мине Такташка тиңләп, даһины кимсетмә, – дим. – Шигырь, такмак язуым – дивана, дуамаллардан «способ защиты, самооборона ул, понял?» Мин туры кеше, ни уйласам, шуны әйтәм, туры әйтә алмаган чакларда шигырь язам шул дивана турында. Артык сүгенү, артык кырыс булу ул үз эшеңне белмәүдән килә. Кеше эшли инде ул нәчәлник акыргач, аның акыруын ишетмәс өчен генә эшли, сине хөрмәт итеп, куркып түгел, ямьсез тавышын ишетмәс өчен эшли. Җаны белән эшләми бит ул. Андый җитәкчеләр дусларыннан дошман ясый, ә нәчәлникнең максаты – дош­маныннан дус ясау булырга тиеш. Присидәтелме син, командирмы, син психолог, дипломат булырга тиеш. Кирәк чакта кырыс та була бел. Җитәкчеләрнең бөтен хатасы да шунда: алар кычкырырга кирәк түгел чакта кычкыралар, кеше күңеленә яра салалар, кырыслык кирәк чакта исә артык төче юмалыйлар. Ә кеше күңелен аңларга бер генә мәктәптә дә, бер генә институтта да өйрәтмиләр. Ул ата-ана тәрбиясеннән, йоладан килә.

Шундый райком секретаре белән рәис Зәйнул икесе бер табактан ашый иде. Борис исемле иде ул авыл хужалыгы буенча секретарь, җирне белми, аның ысулы акыру-бакыру, җитмәсә, шушы дивана үзенең ярдәмчесе итеп Харис дигән тагын берәүне үз янына алды. Яхшылык эшлим, дип, ялгыша болар. Шигырь яздым мин болар турында, башкача юл юк, кеше сүзен тыңламыйлар:

Имеш, бездә – Мамадышта,

Кадрларга урын тар.

Мин ышанмыйм, күрмиләрме –

Борис белән Харис бар.

Министр дип атап була

Безнең «олы» Борисны.

Районны күтәрергә, дип,

Сайлап алды Харисны.

Хәл итәсе мәсьәлә күп,

Керәбез без Хариска.

Ул хәл итә: «Киңәш белән

Керегез, – ди, – Бориска!»

Бик күп белә, күрә, сөйли –

Һәм өйрәтә: «Көтегез, – ди, –

Өйрәнгәнен Харисның!»

Хариска да, Бориска да

Файдасы юк керүнең.

Кирәге юк вакытыңны

Әрәм итеп йөрүнең.

Аңладылар олылар да

Кемнең кайда кирәген.

Харис китте «үз урынына»…

Тик аптыраш: кая төртик

Борис – заман имгәген?!

Бу шигырьне бөтен кеше ятлап алып сөйли башлады, ду килде халык, шуннан соң тегеләрнең икесен дә очырдылар.

– Зәйнулла тун сорады, бирдем, – дип искә ала Вахит ага. – Тун тектерергә, дип, тагын илле тире сорап алды, бер тиен түләмәде. Тактасына да түләмәде, ә үзе кешегә нахак яла яга белә.

Райбашкарма комитеты рәисе Габделхак абый, Вахитның хәлен аңлап, өй төзергә утыз биш фесметр агач язып бирә. Армия сафларыннан кайткан «офицер запаса»га өй салырга урман кирәк, дип, тиешле урыннарда аңлаткан. Бер биш мең сум ссуда да бирегез, дигән. Ссуда алырга килсә, Вахитка әйтәләр:

– Ссуданы өеңне салгач кына бирәбез! – диләр.

Дәвамы бар

Комментарий язарга