Балкар халкының сөекле шагыйре

Күренекле балкар шагыйре, СССР һәм Россия Дәүләт премияләре лауреаты Кайсын Кулиев 1917 елның 1 ноябрендә Югары Чегем дигән авылда аучы һәм терлекче гаиләсендә туа. 10 яшендә беренче шигырен яза.

 1935 елда Мәскәүгә килә һәм А.В.Луначарский исемендәге Театр институтына (ГИТИС) укырга керә. Берүк вакытта А.М.Горький исемендәге Әдәбият институтында да лекцияләр тыңлый.

1940 елда Нальчикта К.Кулиевның «Салам, эрттенлик!» («Исәнме, иртә!») дигән тәүге шигырьләр китабы дөнья күрә.

Ул 1945 елда Кыргызстанга килеп (1944 елда Сталин фәрманы белән балкар халкы Кыргызстанга сөрелә), Язучылар берлегендә эшли башлый. Бик күп шигырь яза, әмма берсен дә матбугатта бастыра алмый. Шул сәбәпле, тәрҗемә итү белән генә шөгыльләнергә мәҗбүр була. 1956 елда Нальчикка кайта һәм чын-чынлап иҗат эшенә чума. Бер-бер артлы «Тау» (1957), «Икмәк һәм роза» (1957), «Мин таулардан килдем» (1959) дигән китаплары басыла.

К.Кулиевның «Яралы таш» дигән шигырь китабы 1966 елда – РСФСР Дәүләт премиясенә, «Җир китабы» исә 1974 елда СССР Дәүләт премиясенә лаек була.

Шагыйрьнең рухи остазлары – Низами, М.Лермонтов, А.Пушкин, Г.Тукай, Ф.Тютчев, Д.Байрон, Г.Лорка, Б.Пастернак, А.Твардовский.

«Кешеләргә сөйлим» (1985) – К.Кулиевның үзе исән чагында басылган соңгы китабы. 1985 елның 4 июнендә шагыйрь вафат була.

Бер хатын елгада коена

Кояштан алтын нур коела,

Бер хатын елгада коена.

Иңнәре кояшта елкылдый.

Су чәчрәп, уйната дулкынны.

Тын калган ярдагы чирәмнәр,

Тын калган ташлар һәм тирәкләр.

Сак кына кагылып иңенә,

Иркәли һәм назлый җил генә.

Гүяки дөньяда золым юк,

Афәт юк, михнәт һәм үлем юк.

Давыллар, бураннар юк җирдә,

Юк төрмә, юк сөрген – берни дә!

Сугыш юк шикелле тоела…

Бер хатын елгада коена.

1964

***

Камыр баса уңган хуҗабикә

Таң атканда яисә ай калыккач…

Бу картина таныш барчабызга –

Ерак чордан хас бу бар халыкка.

Сүз шикелле бик борынгы ипи:

Кара ипи булсын, булсын агы…

Миңа һәрчак газиз бу күренеш:

Хатын-кызның камыр баскан чагы.

1961

***

И кояш, и һава… Җир, су, таш, үләннәр…

Бу сүзләр үткәннән ятланып килгәннәр.

Су эчеп, күп ашап туенган үгезләр…

Агачка, ташларга ышкыла мөгезләр.

Көн ни ул, вакыт ни? –

          Буйволга барыбер.

Ачыкса, туйганчы ашар ул тагы бер.

Ак кораб шикелле күренә ак таулар…

И җирем-бәхетем, сиңа бу – мактаулар!

1965

***

Чакматаш – чакматаш инде ул, шул гына,

Ә менә

Ике таш очрашса –

Балкып ут кабына.

Йөрәкләр дә шулай: булсалар янәшә –

Гел якты, гел җылы өләшеп яначак.

1960

Ләбиб Лерон тәрҗемәсе

Комментарий язарга