Аһәңи ләззәт чыганагы

Нәрсә ул халыкчан башкаруның үзенчәлеге? Бөек Тукаебыз бу сорауга да күптән инде җавап биргән: «Бездә җырланган чакта тавышның йомшак булуы вә бераз уен коралы авазына охшашрак булуы, вә иреннәрнең дә мөмкин булган кадәр аз ачылуы мәъгкуль вә мөстәхсән күрелә… (1).

Минем исемдә калган: мәд­рәсәдә чакта һәр шәкерт­нең хөсне тә­вәҗҗеһен җәлеп иткән бер җырлаучы, үзе­нең иренен каты кәгазь сыярлык итеп кенә ачып, озын вә кыска көйләрне җырлап җибәрә иде». (1, 173-174 б.).
Халыкчан башкару үзенчәлекләре биг­рәк тә озын көйләрне башкарганда ачык чагыла. Озын көйләр башкару техник яктан да, мелодик яктан да бик катлаулы. Алар җырчыдан киң диапазон, иркен сулыш, көчле тавыш мөмкинлекләрен таләп итә.
Озын көйләрдә башкаручы өчен им­про­визациягә киң мәйдан ачыла, аңа үзеннән төрле бизәкләр, яңа төсмерләр өстәргә мөмкинлек бирелә. Татар көй­лә­ре башкаручыдан үзенә бертөрле аерым төгәллек белән җиренә җиткереп башкаруны, мелизмнарны югалтмыйча тыңлаучыга илтеп җиткерүне таләп итә.
Дөрес итеп сулыш алу, атап әйткәндә, сулышны күкрәк куышыннан чыгарып корсак куышына кадәр төшермичә җырлау нәтиҗәсендә катлаулы булган фраза интонация ягыннан чиста итеп башкарыла. Җырчылар гадәттә тавышны күкрәк һәм борын куышлыгы ярдәмендә көчәйтүгә ирешәләр. Түбән ноталарны җырлаганда – күкрәк, ә югары ноталарда борын куышлыгы резонаторына өстенлек бирелә, нәтиҗәдә, тавыш ачык, кысылмыйча чыга. Ләкин алар аерым-аерым түгел, ә бербөтен булып яңгырарга тиеш.
Фориатур бизәкләрне башкарганда аваздан авазга күчү тиз, хәрәкәтчән, шул ук вакытта җиренә җиткерелеп башкарылуы сулышны диафрагманың аскы өлешенә таянып алып җырлау нәтиҗәсендә ирешелә.
Тиз ритмлы җырларны башкару принциплары башкачарак. Мондый төр җырлар өчен тигез темп, төгәл ритмик хәрәкәтләр, башкару импровизациясе чагыштырмача азрак булу хас. Җырны уенчак, хәрәкәтчән башкару бер аваздан икенчесенә күчкәндә зур төгәллек сорый. Әгәр дә аваз саен иҗек туры килсә, бер тавыштан икенче тавышка җиңел генә, өзелмичә күчелә. Иҗек берничә авазга тартылып катлаулы ритмик фигурация тудырып җырланганда исә эш башкачарак тора. Бу очракта сүзләрне аңлаешлы итеп әйтү һәм интонация төгәллеге һәрбер ритмик кисәкне сизелер-сизелмәс итеп йомшак кына, басым ясамыйча гына сулышны этәрү ярдәмендә ирешелә. Көйнең темпы никадәр тизрәк булса, этәрү шулкадәр көчлерәк. Темпның тизләнеше арткан саен ул сүрәнәя, әйтерсең лә җырчы алдан ук көйләнеп куелган тавыш кылларына орыныр-орынмас кына кагылып уйный. Читтән караганда тыныч кына кебек тоелса да, бу җырчыдан тавыш һәм сөйләм аппаратын бик зур, игътибар белән куллануны таләп итә.
Халыкчан җырлауның тавыш төре, тавышның киңлеге һәм матурлыгы белән бәйле башка үзенчәлекләре дә бар.
Хатын-кыз тавышлары арасында калын яңгырашлы түбән (меццо-сопрано) тавышлар (Гөлсем Сөләйманова, Зифа Басыйрова) белән беррәттән йомшак, нәфис (лирик сопрано) (Фәридә Кудашева) һәм әлбәттә, җиңел, хәрәкәтчән (колоратур сопрано) тавышлар (Галия Гафиятуллина) киң таралган.
Ир-ат тавышлар арасында урта һәм биек тавышлар өстенлек итә. Түбән ир-ат тавышы татарларда юк диярлек дәрәҗәдә һәм түбән регистрда җырлау бик сирәк очрый. Бу күренеш татар халык көйләренең табигатеннән килә. Түбән тавышлардан Сөләйман Йосыпов (бас), урта тавышлардан Илһам Шакиров (баритон), биек тавышлардан Рәшит Ваһапов (драматик тенор), Габдулла Рахимкулов (лирик-драматик тенор), Таһир Якупов (лирик тенор) исемнәрен атарга була.
Әгәр дә җырчыларның көй бизәкләренә бай татар халык җырларын башкаруларын дикъкать белән тыңласаң, тавышның ничек оста итеп көйнең бормалы-сырмалы бизәкләре буйлап агылуын сиземләргә була. Көй бормаларының иркен-импровизацион характерда булуы башкаручыдан ул бормаларны һәм аларның темпын дөрес итеп тоя белүне таләп итә. Артык тиз, ашык-пошык башкару көйнең дөрес агышын бозса, артык әкрен башкару фразаны суза, музыкаль фикерне тарката, көйнең төп сызыгын тоныгайта.
Көй бормаларын иркен импровизацион җырлау манерасы озын халык җырларын нотага салуны кыенлаштыра.
Озын көйләрнең бормалары кыска йә сузынкы булырга мөмкин. Ләкин бу очракларның һәркайсында да да халык җырчыларына башка лад авазларына кагылмыйча пентатоника баскычларын интонацион төгәл итеп башкаруга омтылыш хас.
Халыкчан җырлау манерасын, вокал сәнгате сүз белән бәйле булганлыктан, төрле халык вәкилләренең барчасында да иң әүвәл телнең фонетик үзенчәлекләре аныклый. Халыкчан башкару манерасы аларның күбесендә тавышны опера-концерт кануннары таләп иткәнчә куярга комачаулый. Бу үзенчәлек бер телнең вокал мөмкинлекләре икенчеләренә караганда күбрәк дип санарга сәбәпче булып тора. Вокал мөмкинлекләре иң күп булып итальян теле, азрак булып тамак төбе белән сөйләшүче Урта Азия халыклары теле санала.
Татар халкында, башка милләтләрдәге кебек, гореф-гадәтләре җыр-моңга әверелеп буыннан буынга күчеп гасырлар буе җыелып килгән үзенә генә хас үзенчәлекле башкару манерасы, гадәте бар.
Татар әдәби теле өч төп диалектка нигезләнеп формалашкан. Болар: Татарстан, Башкортстан һәм Россиянең кайбер өлкәләре җирлегендә таралган урта; Горький, Ульяновск, Пенза, Саратов, Самара өлкәләре, Мордва һәм Чуашстан Республикалары, Татарстанның көньяк-көнбатыш өлешләре җирлегендә таралган көнбатыш; Көнбатыш Себер җирлегендә таралган көнчыгыш диалектлары. Көнбатыш диалект – араларында вокал мөмкинлекләре иң зур булганы.
Тамак төбе белән сөйләгәндә ул – күкрәк резонаторы, ул инде киң диапазонга комачаулый. Бу – Казан татарларына хас сөйләм, шуңа күрә җырлау манерасы тамак төбе белән җырлау. Мишәрләрдә сөйләм манерасы – авызның алгы тешләргә һәм борын куышына якын сөйләм. Борын куышлыгы резонаторына якынайган саен тавыш киңлеге (диапозон) арта бара. Күкрәк резонаторы драматизм бирсә, борын куышлыгы резонаторы лиризмны өсти. Сулыш киң, гаҗәеп көчле иң югары нокталарда да иркен, табигый яңгырый тавыш. Табигать үзе үк яхшы вокал өчен мөмкинлекләр тудыра. Итальян һәм украин халыклары вокал сәнгате буенча дөньякүләм танылган этнос санала. Аларның сөйләм теле яхшы вокал үзләштерү өчен мөмкинлекләр бирә. Үземнең күпьеллык күзәтүләремнән чыгып әйтәсем килә: татар теле диалектлары арасында вокал өчен тавыш мөмкинлеген, диапазонының киңлеген мишәрләрнең сөйләм манерасы арттыра. Чынлап та халык арасында танылган матур, киң сулышлы көчле тавышлы татар җырчылары – чыгышлары буенча мишәрләр. Мәсәлән, Рәшит Вагапов, Габдулла Рәхимкулов, Хәйдәр Бигичев.
Татар халык җырларына моң хас. Нәрсә соң ул моң? Моң төшенчәсе – гомумән шактый катлаулы, каршылыклы күренеш. Без бу сүзне еш ишетәбез, еш кулланабыз. Моң ул җырны гына, башкару үзенчәлеген генә сыйфатлый торган төшенчә түгел, моң ул – иң элек тирән психологик кичерешләрне үз эченә алган эчке рухи хәл-халәт.
Моң – татар җырының төп сыйфаты, татар җырларын башка халыклар иҗатыннан аерып торган төп үзенчәлеге. Хәтта: «Моң сүзе русчага тәрҗемә ителми», – дип тә әйтәбез. Моңлы җырларны матур, тыңлаучыга эстетик һәм рухи ләззәт бирерлек итеп башкара алу, әлбәттә инде, башкаручының һөнәри осталыгына бәйле.
Күп кенә татар җырчылары татар халык җырын халыкчан итеп башкару осталыгына ия. Мәсәлән, Гөлсем Сөләйманова, Рәшит Вагапов, Габдулла Рәхимкулов, Галия Кайбицкая, Фәридә Кудашева, Зифа Басыйрова, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Хәйдәр Бигичев, Зөһрә Сәхәбиева һ.б. Җырны халыкчан башкару халык җырларын яисә композиторларның халыкчан стильдә язылган җырларын башкарганда уңышлы кулланыла. Һәрбер башкаручының – үз моңы, үзенә генә хас авазы, башкару үзенчәлеге. Аларның һәрберсе, халык җырларына үз моңын, дәртен салып, яңадан халыкка кайтара.
Филармониядә Р.Ваһаповка кадәр югары профессиональ дәрәҗәдәге кабатланмас тавышлы, моңлы, чын татарча рухлы эстрада җырчысы булмаган. Дөрес, аңа хәтле дә татар эстрадасында җырчылар булган. Шуларның иң күренеклеләре – күбрәк озын көйләрне башкарып, чын халык традицияләрендә иҗат итүче Фәттах Латыйпов һәм җиңелрәк жанрларга өстенлек биргән Камил Мотыгый. Күренекле музыка белгече, профессор М.Нигъмәтҗанов фикеренчә, «Рәшит Ваһапов шул ике юнәлешне уңышлы берләштергән, табигый рәвештә куша алган. Аның башкару сәнгате бик халыкчан, шул ук вакытта ул инде эстрада элементларын да шактый уңышлы файдалана. Рәшит Ваһапов сәхнәдә үзен бик иркен тота, әмма чама хисен һич тә онытмый, аның хәрәкәтләре бик табигый иде. Ул заманда татар сәхнәсендә андый җырчылар булмаган. Шулай итеп, Рәшит Ваһапов – татар эстрадасына нигез салучыларның берсе, дип әйтә алабыз». (2, 97 б.).
Рәшит Ваһапов халыкчан башкаручанлыкка аерата хас булган мелизмнарны оста файдалана. Аның өчен мелизматика югары вокал үзенчәлекләрен тулысынча файдаланырга мөмкинлек бирә торган уңышлы техник алым гына түгел. Борылмалар, бизәкләр җырчының эчке дөньясының, рухи кичерешләренең чагылышы булып тора. Ваһапов һәр җырга үзенең шәхси тойгыларын, эчке кичерешләрен сала, аларны төрле бормалар, бизәкләр аша бирә. Танылган музыка белгече профессор М.Нигъмәтҗанов фикеренчә, импровизациягә сәләт, табигый сиземләү Р.Ваһаповны аерым очракларда авторлык дәрәҗәсенә күтәрә. Мәшһүр «Урман» җыры – аның шәхси иҗаты, авторлык җимеше.
Габдулла Рәхимкулов – репертуарында татар халык җырлары зур урын алып торган җырчыларның берсе генә түгел, табигатьтән моң ияләре булган Гөлсем Сөләйманова, Зифа Басыйрова, Рәшит Ваһаповларның халыкчан традициясен дәвам итүче җырчы да. Ул табигате белән халык моңын үзләштереп, халык җырларын тирән хискә төреп гаҗәеп зур осталык белән, моңлы итеп, бөтен күңелен, җанын биреп, көр тавыш белән сүзләрне төгәл әйтеп, тартык авазларга күбрәк басым ясап халыкчан җырлый. Габдулла Рәхимкуловның җырлаганын ишеткән һәркем аның ташып торган моңына, матур тембрлы тавышының көченә соклана. Шагыйрә Гөлшат Зәйнашева үз истәлекләрендә болай ди: «Аның тавышы көчле, күкрәк түреннән яңгырап чыккан матур, моңлы, ягымлы аһәңле, халыкчан рухлы иде һәм гомере буена шул матур тавышы үзгәреп тоныкланмады». (3, 9 б.). Җырчы Миңгол Галиев Рахимкуловка багышланган истәлекләрендә гади халыкның Габдулла Рахимкулов тавышына мөнәсәбәтен күрсәтүче бик матур мисал китерә: «…әниемнең энесе Мәннәф абыйның: «Ай-яй моңлы җырлый, гөрләп тора тавышы! Ай-яй, вәт тавыш, вәт моң анда!» – дип, шулкадәр дә эчкерсез әсәрләнеп бөтен барлыгы белән тойган кичереше әле дә күз алдымда, таң калып, исе китеп әйткән сүзләре гомерем буе колагымда чыңлый һәм гомерем буе беркемнән дә, беркем хакында да аның дәрәҗәсендә эчкерсез сөйләвен ишетергә туры килмәде. Кеше авазының тыңлаучыга тәэсир итәрдәй нинди сихри көчкә ия булуын шул чакта тагын да тирәнрәк аңлый башладым». (3, 5 б.).
Халкыбыз көйләрен дә, композиторлар җырларын да бердәй осталык белән башкаручы Габдулла Рахимкуловның тавышына, гади халык кына түгел, күренекле композиторлар да югары бәя бирәләр. Композитор Александр Ключарев: «Габдулла – халыкның үз арасыннан чыккан, халыкчан җырчы. Аның тавышы якты, чиста, моңлы», – ди (3, 9 б.).
Казан татарларының озын көе үзенең салмак тигез агылышы, көй хәрәкәтенең өзлексезлеге белән үзенчәлекле. Башкорт көйләреннән аермалы буларак, анда тавыш күләме киң булуга карамастан (бер ярым октавага кадәр), кискен интонацион сикерешләр юк, шулай ук инструменталь түгел, ә тавыш мөмкинлекләре файдаланыла. Көй агышында бер нотадан икенче нотага сикереш бизәкләр, бормалар ярдәмендә йомшартыла, нәтиҗәдә, мелодик юнәлеш бизәкләргә бай, сыгылмалы, нәфис килеп чыга.
Гөлсем Сөләйманова – халыкчан моңы, ягымлы тавышы белән гомерлеккә күңелләргә кереп калган җыр остасы. Аның тавышы тигез, матур, үзенчәлекле, бәрхет кебек йомшак, моңы тирәннән агыла. Җырлаганда авызын беленер-беленмәс кенә ача, алай да тавышы шулкадәр тигез, көчле яңгырый. Сәхнәдә үзен гади тота, залга туры карап җырлый. Аның бөтен максаты – халык үзе җырлаганча җырлау. Г.Сөләйманова тавышына хас тагын бер сыйфат – аның интонацияләргә гаять бай булуы. Аның дикциясе – ифрат ачык, матур. Шаян җырларны башкарганда бу бигрәк тә нык сизелә. Аларны да җырчы матур, йомшак, сүзләрне ап-ачык, аңлашылырлык итеп башкара. Мондый характердагы көйләрне башкарганда Сөләйманова йөзенә, күз карашына, хәрәкәтләренә бернинди артык шаянлык кыланулары чыгармый. Җыр эчке бер шаяру тойгысы белән сугарылып, дәртле, шаян булып ишетелә, ирексездән елмаю тудырып, тыңлаучыны җиңел сулата (4, 26 б.). Гөлсем Сөләйманова өчен көйнең мәгънәсе дә, халыкка моң белән ирешәчәк фикер дә мөһим.
«Үзенчәлекле, ягымлы, нәкъ татарга хас тавыш тигез һәм салмак агыла… Ул, артык нечкәреп, үтә югарыга да күтәрелми, бик калын, түбән авазларга да барып җитми, уртача тембрда агыла да агыла. Табигать бик сирәкләргә генә бүләк итә мондый тавышны. Өстәвенә, Гөлсем соклангыч ачык дикциягә ия. Ритмы да нык вә сизгер. Көйләр күтәренке рух белән җырлана» (4, 26 б.).
Башкортстан җирлегендә таралган урта диалектка мисал итеп Фәридә Кудашева иҗатын алырга була. Халыкның озын көйләрен башкарганда, Фәридә Кудашева көйне болгатып, төп мелодик юнәлешен боза торган бормалар (мелизмнар) белән мавыгып китми. Аның башкаруында һәр көй үзенең тиешле характерын ала һәм шул көйгә ябышып торган мелизмнар яңгырый. Халкыбыз көйләрен башкаручы буларак, ул халык артисткасы Гөлсем Сөләйманова традициясен дәвам итә. Бу ике җырчы өчен уртак булган гүзәл сыйфат – халык көйләре спецификасын тирәнтен аңлап, төгәл һәм бозмыйча, халыкның үзе кебек гади итеп башкару. Ф.Кудашева, нинди генә драматик характердагы яки җиңел юморлы җыр башкармасын, кирәксез мимика һәм хәрәкәтләр белән мавыкмый. Әсәрдәге бөтен кичерешләр аның күкрәгеннән бер пульс булып тибеп торалар һәм аның тавышында, күзләрендә чагылалар иде. Нәкъ менә шуның белән ул тыңлаучыны даими рәвештә теге яки бу җыр турында уйланырга мәҗбүр итә, игътибарны һәрвакыт үзенә тартып тора.

Файдаланылган әдәбият:
1. Г.Тукай. Халык әдәбияты. / Г.Тукай. Сайланма әсәрләр. 4 том. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1985.
2. Фаттахов Р.А. Рәшит Ваһапов. Заман, иҗат, шәхес. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2003. – 293 б.
3. Моңлы җыр булып. Татарстанның халык артисты Габдулла Рәхимкулов турында истәлекләр. – Төз. Ә.Сафиуллин. – Казан: «Раннур» нәшрияты, 2001. – 174 б.
4. Өммегөлсем. Гөлсем Сөләйманованың 100 еллыгына. – Казан: «Татарстан» журналы нәшрияты, 2006. – 133 б.

Комментарий язарга