«Атаудагы хисләр»

16 февраль, 1959 ел. Татарстан Совет язучылары союзының шагыйрьләр секциясе. Катнашалар: Хәсән Туфан, Афзал Шамов, Гали Хуҗиев, Сибгат Хәким, Зәки Нури, Нури Арсланов,Әхмәт Юныс, Салих Баттал, Әмирхан Еники, Нәби Дәүли, Зыя Мансур һ.б. – барысы 27 кеше.

Көн тәртибе:

  1. Шагыйрь Әдип Маликов иҗаты белән танышу.

Беренче көн тәртибе буенча сүз шагыйрь Гали Хуҗиевка бирелә. Ул шагыйрь Әдип Маликов иҗаты турында сөйли. Гали Хуҗи иптәш Әдип Маликовның тормыш эченнән килүен күрсәтә:

– Иптәш инде өч җыентык чыгарды. Ул бу җыентыкларында үз тавышын сиздерә, үзе күргән, үзе кичергән вакыйгаларны белеп яза. Әдип иптәш үзенчә, халыкча итеп әйтергә тыры­ша. Ул фикерләр, поэтик хисләр, поэ­тик бизәкләр табарга омтыла. Ул ши­гырь­ләрендә оригинал фикерләр та­ба белә. Бигрәк тә бу яктан «Әтием итекләре» характерлы. Автор табигать күренешләрен оста сурәтли, алар күңелгә кереп калалар. «Атаудагы хисләр» поэмасында да ул уңышка ирешкән. «Ташчы» поэмасында яңа төзелеп килүче шә­һәр һәм аның кешеләре турында матур һәм җылы итеп язылган строфалар бар. Ул укучыны дулкынландыра. Менә бу яклары – аның көчле ягы, шагыйрь шул ягы белән үсәргә тиеш. Иптәшнең ике поэмасы – «Атаудагы хисләр» һәм «Ташчы», беренче вариантларына караганда, яхшы гына төзәтелгәннәр һәм бу аның отышы. Иптәш Маликовның яңа поэмасы – «Гайшә апа» сюжет-композицион яктан яхшырган, диясе килә. Гайшә апаның баласын табу вакыйгасы кыска һәм ышандырырлык итеп бирелгән. Поэмада кимчелекләр дә юк түгел әле. Гомумән, бу поэма турында минем фикерем уңай якта. Тезмә юлларның ритмик чатаклыгы сизелә. Сүз сайланышында кайбер төгәлсезлекләр дә бар әле.  Җыеп әйткәндә, Әдип Маликов – үсеп килә торган иптәш. Ул поэзиядә үзенең тавышын тагын да ныграк ишеттерә төшсен. Мин аны Язучылар союзына член итеп алырга кирәк, дип табам.

Сулдан уңга: Шәүкәт Галиев, Рафаил Төхфәтуллин, Эңҗе Мөэминова, Шамил Бикчурин, Гомәр Бәширов, Зәки Нури, Саҗидә Сөләйманова, Сәет Кальметов, Гариф Ахунов, Әдип Маликов. Әлмәт шәһәре

 

Сүз Әдип иптәш Маликовка бирелә. Ул «Гайшә апа» дигән поэмасының ничек язылуы турында сөйли. Аннары поэманы укып чыга.

Фикер алышулар.

Сүз Сибгат Хәкимгә бирелә:

– Әдип Маликовны без күптәннән беләбез. Минемчә, «Атаудагы хисләр» поэмасы лирик, җыйнак, матур гына. Аннан соң ул әйбәт шигырьләр дә язды. Әдип иптәш Мәскәүдә укыды һәм әдәбият институтын тәмамлады. Ул чын-чынлап әдәби эшкә тотынды һәм шушы юл белән үсеп килә. Соңгы әйберләре аның яхшы якка үсүен күрсәтәләр, ул бүгенге көннең сулышын бирә белә. «Гайшә апа»да матур урыннар бар. Гайшә апа газ белән өйләрне җылыта, чөнки ул сугышның авырлыкларын үз җилкәсендә татыган, салкын көннәрне күргән. Менә шул салкыннар яңадан кабатланмасын өчен, ул йөрәк җылысы белән эшли, тырыш кешеләрнең йортларын җылыта. Аннан иптәш Маликов Әлмәт шәһәре һәм аның гади кешеләре турында матур итеп язарга омтыла, ул тормышның эченә керә, матур бизәкләр таба. Иптәш Маликов – үсеп килә торган шагыйрьләрнең берсе.

Сүз Зәки Нурига бирелә:

– Әдипнең иҗаты зур түгел. Дөрес, аның күп вакыты уку белән бүленде. Җыентыкларын укып чыкканнан соң, миндә җылы фикер калды. Ул тормышны күзәтә һәм үзе күргән вакыйгаларны ачык һәм матур итеп, образлы итеп би­рә ала. Шагыйрьнең тырышлыгы нык сизелә, поэтик яктан эшләнгән ши­гырьләр байтак. Мин аның юмор белән язылган шигырьләрен дә яратып укыдым. Мин Әдип Маликовны шагыйрьләр сафына алырга кирәк, дигән фикергә кушылам.

Сүз Салих Батталга бирелә:

– Иптәш Маликовның беренче поэмасы чыгу белән мин аны шагыйрьләр сафына керер, дип уйлаган идем. Ул моны аклады. Әдип иптәш яңа форма табу өстендә дә эшли. Авторның «Ташчы», «Гайшә апа» поэмалары миңа ошады.

Сүз Хәсән Туфанга бирелә:

– Мин Әдипнең беренче шигырь­ләрен укыганда ук кызыксынган идем. Шунда ук аңа карата өмет туган иде. Яңа җыентыгын карап чыктым. Беренче вариантына караганда, китапка кергән шигырьләре нык кына төзәтелгәннәр. Автор җыентыкның сыйфатын яхшыртуда байтак кына эшләгән. Аның «Әтием итекләре» шигыре камилләшкән, матурланган. Безнең алдыбызда әдәбият өлкәсенә карата зур таләпләр куела. Әдип иптәш менә шул теләкләрне аңлый. Без аңа үз тарафыбыздан ярдәм итәргә тиешбез. Аннан соң иптәшнең Әлмәттә әдәбият түгәрәге оештыруын һәм аңа җитәкчелек итүен уңай яктан бәяләп китәргә кирәк.

Сүз Әхмәт Исхакка бирелә:

– Әдип Маликовны без яхшы беләбез. Ул яңа әсәрләр язу өстендә эшли, эзләнә. Иптәш оригинал фикерләр әйтергә тели. Монда чыгып сөйләгән иптәшләр үзләренең сүзләрендә моны раслады. Ләкин иптәш Маликов акрынрак эшли. Киләчәктә без аның активрак эшләвен һәм яңадан-яңа матур әсәрләр бирүен телибез. Аны бүген шагыйрьләр секциясе исеменнән Язучылар союзына член итеп алу өчен тәкъдим итәргә кирәк.

Карар: Шагыйрь Әдип Маликов иптәшне Язучылар союзына член итеп алуны секция исеменнән Правлениедән сорарга.

Председатель – Әхмәт Исхак

Секретарь – Самат Шакир

 

Беркетмәне Ләбиб Лерон укыды.

Комментарий язарга