Асылыңда ни, Русия?

Бу эшкә без бихисап тарих китаплары укып та байтак сорауларга җавап таба алмагач тотындык. Эшебезнең ни дәрәҗәдә җиренә җиткерелеп башкарылуын Сезгә хөкем итәсе, хөрмәтле укучы! Борынгы фәйләсүфнең әйткәннәрен истән җуймыйк: хакыйкать бәхәстә туа. Безнең карашлар яисә эзләнү алымнары һәм юллары тарих белеменең традицион кануннарын исәпкә алып бетермәскә мөмкин. Ләкин, уйлап карасаң, бу – өстенлек түгелме икән? Үзешчән тарихчы яшь-җилкенчәкне тәрбияләп «чыныккан» һәм үз тәгълиматларының какшамас булуына инанган профессурадан күп мәртәбә азат һәм мөстәкыйль ләбаса…

Ошбу мәкаләне, тарихи хезмәттән битәр, тарихи-публицистик язма буларак кабул итүегезне сорыйбыз.

1

Мөгаен, сүзне Новгород архиепискобы, Мәскәү митрополиты Макарийдан башларга кирәктер. Әле Явыз Иван, явызланып өлгермичә, сабый гына булганда, әлеге дин әһеле илдә сакланган барлык урыс һәм тәрҗемә язмаларны җыеп алырга боера, аны «эшкәртә һәм системалаштыра» башлый. Ләкин чыганакларны шулкадәр үзгәртеп-бозып бетерә ки, бу язмаларны укыгач, ана үз баласын да таный алмас иде.

Үзгәреш кичергән бихисап этнонимнарның кайберләренә тукталып үтик. «Слово о полку Игореве» әсәрендә баш әнәк (баш ана эт мәгънәсендә) ыруы (чагыштырыгыз: башкурд – баш бүре) печенег (бәҗәнәк) рәвешен алган, ә аккош мәгънәсен белдергән көяз ак һәм купшы ак (казакъ һәм кыпчак) ыруларының атамалары аллегорик кошлар-аккошларга әверелгән (Игорь шишәге белән су чумырып эчкәндә алар Дон (Тын) елгасы артында очып йөргән, имеш).

Нәкъ шул рәвешле төрки кызмак (кызучан, тиз кабынып китүчән) сүзеннән легендар Кожемяка хасил була: янәсе, бәҗәнәк ханы урыс гаскәре алдына баһадирын чыгарып бастыргач, Владимир кенәз муен тамырын кашыган – бәй, аның моңа тиң сугышчысы юк икән бит! Шулвакыт бер карт тире изгәндә (мял кожу) кулын кискән төпчек улына сугышырга тәкъдим иткән…

Урыс тарихында андый үзгәрешләр бихисап.

Мәсәлән, свев халкының хәрәкәттәге ыру алае (дружинасы) (ruhrig, sine hus, thru voring) гыйбарәсе могҗизалы рәвештә бертуган варяглар исеменә – Рюрик, Синеус һәм Труворга әйләнә. Хәер, тәңкәденьгага, вак акча векшага әйләнгән кебек.

Тарих белеменең этимология өлкәсенә караган төп сорауларга җавап бирә алмавы төбендә, билгеле, бик гади сәбәп ята: праваслау-славян шовинизмы нигезендә төзелгән яңа дәүләткә ничек тә «татарлык»тан арыну кирәк була… Шуңа да, бүген теге яисә бу атамаларга гомумтөрки тел аша мөрәҗәгать итеп карау җитә – мәсьәлә үзеннән-үзе чишелә дә куя.

2

Борынгы Кавказны өйрәнеп, 1978 елда «Ранние тюрки на Северном Кавказе» исемле китап чыгарган Н.А.Федоров белән Г.С.Федоровлар бу төбәктә киң таралган ут ягу урыныотжаганы төрки тамырлы итеп карау яклы түгел. Алар фикеренчә, бу очракта сүзтезмә мәгънәсез бер гыйбарәгә әверелер иде: йә, ут җака (утлы яка) ни дигән сүз инде ул? Шул ук вакытта, әлеге әфәнделәр, беренчедән, мондый корылманың, төрки халыкларга хас булганча, чыбыктан үрелеп, балчык белән ныгытылуын искәртә; икенчедән, төрки милләт вәкиле бу сүздә үзеннән-үзе ут җага (ут яга) тезмәсен һәм аннан үзгәреш кичереп ясалган учак сүзен ишетә (бусы, үз чиратында, очаг рәвешендә урыс теленә дә күчкән).

Кызганыч, Кавказны өйрәнгән галимнәр төрки телдән калган җирле топонимнарга һәм биредә төркиләр яшәвен раслаган археологик казылмаларга таянып тормаган. Югыйсә, витязьнең барс (урыс тәрҗемәләрендә – юлбарыс) тиресен киюен дә аның фәкать Урарту (үр арты), ягъни борынгы Барсилия хуҗалары (Барс уллары) мантиясен ябынуы белән бик җиңел аңлата алырлар иде. (Шота Руставелли үзе дә әсәрнең фарсы хикәятеннән «күчерелүен» искәртә).

Бу җәһәттән аргонавтларның алтын сарык йоны эзләп нәкъ менә Кавказга баруын искә төшерик. Алтын йонны Ээт (эт?) исемле мифик зат саклаган. Шулардан чыгып фикер йөртсәң, Осетия сүзе дә төрки мәгънә белдерергә мөмкин: өс эт ия, икенче төрле әйткәндә, менге (атланып йөри торган) этләр иле!

Кавказ тарихы Угарит шәһәрен дә белә әле. Аның мәгънәсен без җиңел генә югары эт (шул ук менге эт) дип аңлата алабыз. Өстәвенә, бу туфракта гомер кичергән төп каһарманнарның исемнәре дә игътибарга лаек: Анат (ана эт), Карат (кара эт), Акхат (ак эт).

Шушы урында Платонның атлантлар белән этрусклар сугышы турындагы язмасын искә төшерү мәслихәт. Этруск – эт үр өске, шул ук менге эт мәгънәсендә булып чыга түгелме соң?

3

Ромул белән Рем мәгърур Рум каласын төзегәннән соң да төркиләрнең үгез һәм ат, барс һәм елан, дуңгыз, аккош, бәрән ыруларының (шәрык календаре буенча, алар, мөгаен, унике булгандыр) Европага үтеп керүе дәвам итә һәм минотаврлар, кентаврлар, гидралар рәвешендә җирле мифологиядә урын ала: әйтик, Геракл арыслан белән үгезне үтерә, боланны буйсындыра, Стимфалия кошларын юкка чыгара, кабан дуңгызын җиңә, Авгийның ат сараен тазарта…

Гомерның Одиссее «үгезләр һәм бәрәннәр илендә була, андагы бер ыру нурлы илаһ чыккан урында яши, икенчеләре – ул баткан урында»…

Днепр буе бәрән ыруының биләмәсе булса (Барань, Киев (куй сүзеннән), Козельск, Козлов, Козловка һ.б. шәһәр атамаларын хәтердә яңартыйк), Дон (Тын) буйлары – эт ыруы биләмәләре булган: әле Төрки каһанлык чорында да нәмәгълүм эт-байраклар Идел-Әтилдә (эт ыруы елгасында) төрек гаскәрен тар-мар итеп ташлый. Монголлар тарафыннан нугайлар дип аталган ыру, хәтерләсәгез, кенәз Андрей Курбский тарафыннан Кырым этләре дип сүгелә.

Ләкин тарих һәрвакыт үзенчә гамәл кыла һәм үз юлы буйлап үсә-үзгәрә: көчсезләнгән ыруны ә дигәнче көчлерәк ыру буйсындыра, кысрыклый. Бу хәл антик мифологиягә нигез салынган елларда да, аннан соңгы чорларда да күзәтелә: Һиндстан белән Алмания арасындагы Скифияне (әлегәчә сыерны изге хайван санаган Һиндстанда бу атама – Сакстан, ә мөгезле баш киемен яраткан Алманиядә Саксония рәвешендә сакланган) тоткан сакларны (йолдыз маңгайлы үгезләрне) һуннар (атлар; кытай телендә гун – хәрәкәт дигәнне аңлата, уйгырларның борынгы бабалары турында кытай чыганак­ларында болай язылган: алар тояклы һәм җәяү йөрергә ярата) алыштыра. Аннары һуннар урынына тур (ягъни кыргый үгез) ыруы – төрек-угызлар килә. Төрекләрне этләр җиңә, этләрне – көяз аклар һәм купшы аклар, ә казакъ-кыпчакны исә монголлар тез чүктерә.

Җөмләдән, борынгы риваять буенча, монголларның анасы – болан, атасы бүре булган дигән ышану яши.

4

Төркиләрнең тотем фәлсәфәсеннән кала, этноним барлыкка килүнең тагын бер чыганагы бар, ул да булса – торак урыны. Монда без, нигездә ары мәгънәсен белдергән ар кушымчасын еш куллануны күрәбез.

Шеңҗан-Уйгыр автономияле районының (Кытай Халык Җөмһүрияте) башкаласы Өремче шәһәрендә аръякны бүген дә суар (сувар) дип атыйлар.

Балкарлар, ягъни малкарлар, Малка елгасы ары яшәгәнгә күрә, шундый атама йөртергә мөмкин. Табасаран – тау ас ары ан, авар – тау ары.

Мишәр – мишә ары, ягъни урман артында яшәүче ыру. Чыннан да, Кыргый кыр ягыннан караганда, Мещера җирлеге Тула, Брянск, мордва урманнары артында (ягъни, алардан ары) урнашкан. Казанга яу чабуны сурәтләгәндә кенәз Андрей Курбский, Рязань һәм Мещера җирләрен узгач, өч көн буе мордва урманнары аша чыгу турында яза. Җөмләдән, бу юлдан үз вакытында Куликово кырына (чыганак телдә, мөгаен, Куйлык кыры тиештер) Дмитрий Донской узган була инде.

Бөек Болгар иле, көнчыгыштан көнбатышка таба күз ташлаганда, Болак ары булып чыга. Борынгылар Идел-Әтилне төньяк диңгезләр белән Каспий арасындагы ермак (болак) итеп күргән.

Бөек Болгарның төн ягында фин-угыр җирләре – Кара ил яткан, шуннан Карелия барлыкка килгән. Бу җирләргә болгарлар да, варяглар да күз төшергәләгән. Ибне Фадлан Идел буйлап килгән аросларның (бу сүз, гадәттә, ялгышып, руслар дип укыла, гәрчә сүз үзе ары өс, урысчалап әйтсәк, дальневерховские дигәнне аңлата һәм Скандинавия тауларында яшәүчеләргә карата кулланыла; бәлки Норвегия атамасын да белдерәдер әле – славяннарның надверхье сүзе белән чагыштырып карагыз) җарияләр һәм җәнлек тиресе сатуына, гаскәр башлыкларының җәсәден утка тапшыру күренешенә шаһит була.

Урта Азия ягыннан караганда Тартария дала артында – Тахта ары урнаша. Кәрван юлы Тар (Сырдәрья кушылдыгы) һәм Тарим елгасы тарлавыгы аша узгач, мосафирларның күз алдында коточкыч мәгърурлыгы белән Тартария (урыс язма һәйкәлләрендә – Тартарары) калыккан, Тарим тигезлегенең иң зур өлеше – Такла-Макан чүле, һич арттырмыйча, борынгы китапларда язылган Җир асты – үлеләр патшалыгын хәтерләткән.

Кытай географлары Тартариядә яшәүчеләрне өч төркемгә бүлә: ак татарлар, кара татарлар һәм кыргый татарлар (Чыңгызханны ахыргы төркемгә кертәләр). Билгеле, Татарстан галимнәре үз халкын «ак» һәм «матур» итеп күрсәтү яклы. Ләкин игътибарга алу зарур – үзбәкләр, мәсәлән, бүген дә дөньяның төрле ягын төрле төс белән билгели: аларча, көньяк – ак як, төньяк – кара як. Төрки телдә кыргый сүзе исә, төп мәгънәдән тыш, далада, кырда яшәүче дигән мәгънә дә белдерә. Шул рәвешле фикер йөртсәң, ак татарлар дигәне – көньяк уйгырлар, кара татарлар дигәне – алтайлар һәм тува халкы, ә урта дала – монголлар биләмәсе булып чыга.

Ярты дөньяны яулаганчы, татар монголларының әүвәл татар уйгырларын һәм татар туваларын буйсындыруы табигый.

5

Үгәдәй хан 1241 елда үлгәннән соң, Монгол дәүләтенең башкаласы булган Каракорымда тәхет өчен низаг туа, ул арада гаскәрбашы Батый (Бату) Әдрән диңгезгәчә яу чабып, ниһаять, Олы Тын Урдага (соңрак ул урыс чыганакларында хаталы рәвештә Алтын дип күрсәтелә башлый, гәрчә атаманың килеп чыгышы турыдан-туры Дон (Тын) елгасы белән бәйле булса да) нигез сала.

Ләкин Батый, чыннан да, Җучи ханның улы, Чыңгыз ханның оныгымы соң? Бу хакта бездә шик бар. Килешмәвебезне кистереп әйтергә базмасак та, бәрәннәр ыруының башлыгы Бәти (Батый) үз вакытында тәрбиягә алынган бала булырга мөмкин, дип фаразларга урын калдырабыз.

Мәҗүси исемнәргә системалы рәвештә күз ташлау Кавказны буйсындырган Кучук исемендә көчек сүзен укырга мөмкинлек бирә. Төрки телне белгән кеше өчен башка мисалларның мәгънәсен чамалау да бернинди авырлык тудырмый: һуннар җитәкчесе Атиллаатлы, ат ыруыннан; Алмыш ханның әтисе Җылкы – елкы. Казакъ ыруларының берсен җитәкләгән Алаша, гомумән, тәрҗемәгә яисә өстәмә шәрехләүгә мохтаҗ түгел. Мамайның (маэмай) эт ыруыннан булуы күренеп тора. Үзбәк хан исемен Угызбәк, ягъни угызлар бәге дип укырга мөмкин.

«Кыргый кырның, гадирәк әйткәндә, Украинаның гомуми планы». Француз хәрби инженеры һәм картографы
Гийом Левассёр де Боплан эше (картада көньякның өстә, төньякның аста урнашуына игътибар итегез). 1648 ел

6

Татарстан Җөмһүрияте башкаласы – Казан шәһәре этимологиясе турында да байтак фаразлар яши. Шуларның иң гадие: каз өлешен тамыр итеп аласың да, атаманың мәгънәсен каз каласы дип аңлатасың. Астына учак якмыйча су кайнаткан казан хакындагы риваятьне дә һәркемнең ишеткәне бардыр.

Әмма!..

Лев Гумилев Касансай елгасы (Сырдәрья кушылдыгы) үз чорында төрки дөнья белән Урта Азия арасында чик булып торган, дип яза. Әрмәнстандагы Касах елгасы да шул ук вазыйфаны үтәгән. Өстәвенә, безнең игътибарны бер антик хәбәр дә җәлеп итә: борынгы греклар Кара диңгез янында ниндидер «кунакчыл һәм дустанә булмаган» тагын бер диңгез барлыгын күрсәткән. Сүз, һичшиксез, Каспий хакында барырга охшый. Чөнки, төрки телдәге кас сүзе дус сүзенең капма-каршы, антонимик мәгънәсен белдерә (тамырдаш сүзләрне күздән кичерик: кас, касд, касмак, каста, кәс, кәсафәт, хәсис, хәсрәт).

Борынгы әкиятләргә кергән Каф тавы да дала белән ике арада табигый чик булып торган.

Нәтиҗә ясап әйткәндә, безнеңчә, Казан сүзе чик урыны мәгънәсен белдергән һәм чуашлар тарафыннан Кашан, ә марилар тарафыннан Ком-Ола дип аталган (ком һәм Кама сүзе мари телендә кырый дигәнне аңлата).

7

«Слово о полку Игореве» әсәрен яклаучы В.Чивилихин «Память» исемле эссе-романында болай дип яза: «Илебезнең бик күп әдәбиятчысы, тарихчысы, тел белгече, ватан тарихын һәм сүз иҗатын сөючесе әлеге әсәрнең авторын ачыкларга теләп күп көч түкте, әмма бу тырышлыклар һичнинди уңыш китермәде». Бүген андый тикшерүчеләрнең саны өч меңнән артып китте, диләр.

Академик Д.С.Лихачев «Изборник» исемле борынгы урыс әдәбияты үрнәкләре җыелмасына керештә: «Борынгы урыс язучылары – аерым торган биналарның мигъмарлары түгел», – дип язган иде. Янәсе, алар бер соклангыч ансамбль булып җыелган цикллар, әсәрләр, нөсхәләр иҗат иткән.

Ләкин академик ялгыша. Без бу әсәрләргә «Мәскәү – өченче Рум» идеясенә җаны-тәне белән ышанган, шуны гамәлгә ашырырга омтылган һәм «адашкан җаннарны тугры дингә кайтарган» митрополит Макарийның кул тыгуын күрәбез, чөнки: «Игелек җимеше китермәгән һәр агачны чабып алып учакка ташлау мәгъкуль» (Матвейдан: 7-19).

Аның каравы, Д.С.Лихачев бер мәсьәләдә, һичшиксез, хаклы: «Үсеш-үзгәрештә булган милли үзаңга тарихи үзбилгеләнү тиеш, аны булдыру өчен җирле чынбарлык мәсьәләләрен ачуга багышланган вәгазьләр һәм публицистик язмалар булдыру кирәк, шул очракта гына теге яисә бу халык гаҗәеп дөнья тарихында үз урынын табарга мөмкин».

1999 ел

Комментарий язарга