«Архив эшен яңа югарылыкка күтәрергә кирәк»

 (Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Ирада Хафизҗан кызы Әюпова белән «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб

 Лерон әңгәмәсе)

 – Ирада Хафизҗановна, архивта татар халкы тарихына бәйле материалларны туплау эше ничек куелган?

– Россия буенча барлык архивларны барлап, безгә архив эшен яңа югарылыкка күтәрергә кирәк. Мәсәлән, Пермь краенда архивлар бай, документларны саклау шартлары да яхшы, анда татар кулъязма чыганаклары да бар, әмма алар аның нәрсә икәнен белми, тасвирлау турында сүз дә бара алмый, белгечләр юк.

Күптән түгел Хабаровск шәһәреннән документлар кайтарттык. Ул – Манч­жу­риядәге татар мөһаҗирләренә караган чыганаклар. Заманында анда татарларның иҗтимагый оешмасы булган.

Хәзерге вакытта Президент ярдәме белән дә шундый элемтәләрне урнаштырып, татарга бәйле документларны бер урында тупларга уйлыйбыз. Алар цифр­лаштырылган гына булса да, безнең өчен зур мәгълүмат ресурсы булып торачак.

Документлар эштә файдаланырга, фәнни әйләнештә булырга тиеш. Әгәр дә алар билгесез икән, мәгълүмат фрагмент характерында гына була. Һәрбер тикшеренүче үз темасы буенча материалны кайда таба алуын белергә тиеш.

– Казанда архивчы белгечләр җитәрлекме?

– Бездә эшләүчеләр архивчы да, тарихчы да һәм телне дә әйбәт белүче булырга тиеш. Дөрес, Казанда бу юнә­лештә эш берникадәр җайга салынган. Бездә гарәп язуын белүче, иске татар телен аңлаучы белгечләр бар. Ә башка төбәкләрдә исә эш катлаулырак. Мәсәлән, гарәп язулы чыганаклар алар өчен аңлашылмый торган дөнья. Төбәкара алмашуның да әһәмияте шунда: алар безгә мәгълүмат бирә, ә без белгеч хезмәтен тәкъдим итәбез.

Кайбер чыганаклар белән эш итү безнең көчтән дә килми. Әйтик, архивыбызда тибет, монгол, калмык телләрендәге кулъязмалар бар, ә алар белән эшләүче белгечләр Казанда әлегә юк.

– Архивка шәҗәрә төзер өчен, эш стажы, эш хакы турында белешмә алыр өчен  мөрәҗәгать итәләрме?

– Әлбәттә. Бу сорау буенча дәүләт хезмәте порталында аерым алгоритм булачак. Дөрес, интернетта эшли белмәгән кеше өчен архивта бу юнәлештә эшләүче белгечләр бар. Архивтан белешмә алу өчен, гариза тапшырырга кирәк. Үзең белән паспорт һәм хезмәт кенәгәсенең күчерелмәсе булу мәҗбүри.

2011 елны Татарстан Республика­сының Архив эше буенча дәүләт комитеты (ул вакытта – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе) белән Россия пенсия фондының Татарстан бүлеге арасында электрон рәвештә мәгълүмат алмашу турында килешү төзелде. Аның нигезендә Пенсия фонды архивтан кирәкле документларны сората. Пенсиягә чыгар алдыннан кешегә теге яки бу документ, йә эшләгән урыны турында мәгълүмат җитеп бетми икән, аңа моның өчен дәүләт архивына барып йөрмәсә дә була. Барысын да Пенсия фонды хезмәткәрләре дә сората ала, бу эшне күпкә тизләтә, халык өчен дә уңайлы.

Ә нәсел шәҗәрәсе буенча мәгълүмат бирү – түләүле хезмәт, чөнки күп очракта кеше ул эш белән үзе шөгыльләнә алмый. Халыкың 99 проценты иске татар графикасында язылган мәгълүматны укый белми.

–  Мәгълүматны бозып бирү очрак­лары бармы?

– Ни кызганыч, бар. Бездән дөрес мәгълүмат алып, пенсия хисаплау бүлегенә документны үзгәртеп тәкъдим итүче намуссыз затлар да очрый. Ә бит архив белешмәсе – бик җитди документ.

Шуны да әйтәсем килә: хәзерге вакытта үзенең нәсел-нәсәбен белергә теләүчеләр бик күп. Бу – күңелле күренеш, ләкин совет заманына кадәрге генеалогик чыганаклар (метрика кенә­гәләре, ревизия материаллары) иске язу белән язылган. Ул язуны тану өчен, беркадәр әзерлек зарур. Бу бигрәк тә гарәп имласында язылган татар метрика дәфтәрләренә карый. Кызыксынучылар, архивка килеп, ул документлар белән үзләре дә таныша ала, ләкин күпчелек очракта кешеләр әзерлекле белгечләргә мөрәҗәгать итә. Хәзерге вакытта нәсел агачы төзү эше белән шөгыльләнүче аерым шәхесләр дә, фирмалар да бар. Араларында эшләрен намуслы башкаручылар җитәрлек, әмма акча алып сыйфатсыз эшләүчеләре дә очрый. Шуңа күрә шәҗәрә төзү, башка темаларга караган мәсьәләләр белән турыдан-туры архивка мөрәҗәгать итүчеләр генә алынган мәгълүматның хакыйкый булуына ышана ала.

– Әгәр дә документлар читтә, мәсәлән, Уфадагы архив белән бәйле икән, бу очракта мәгълүматны сез соратып алырга тиешме, әллә алар үзләреме?

– Бу мөрәҗәгатьнең эчтәлегеннән тора. Әгәр ул социаль-хокукый, ягъни кеше хокукларын тәэмин итү белән бәйле мөрәҗәгатьләр булса (эш стажы, эш хакы, бүләкләүләр, репрессияләр һ.б.), бу очракта без гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләрне чит төбәкләрдәге тиешле архивларга үзебез юлларга тырышабыз. Ә инде кешегә йә оешмага Татарстан Дәүләт архивында сакланмый торган документлар нигезендә түләүле нигездә бирелә торган мәгълүмат йә документ кирәк икән (нәсел-нәсәпне ачыклау, җир бүлеп бирү, мал-мөлкәт белән бәйле һ.б.), ул вакытта алар тиеш­ле архивка үзләре мөрәҗәгать итәргә тиеш. Бу очракта без мәгълүматның кайда булуы турында гына хәбәр итәбез.

– Татарстан архивында кул тимә­гән нәрсәләр бармы?

– Фәнни әйләнешкә кертелмәгән чыганаклар, әлбәттә, күп. Фондларда нинди материал бар икәнлеге турында архивчылар яхшы белә. Аның бәясен, тарихи, әдәби процесстагы урынын билгеләү – башка мәсьәлә.

– Редакцияләрнең архивы юкка чыга бара. Без аны хәзер булдыра алган кадәр үзебезгә ташыйбыз…

– Безнең архивта тасвирланмаган фотолар шактый күп. Дөресрәге, без анда кем төшерелгәнен дә белмибез… Сезнең журнал битләрендә яки сайтында боларны ачыклау максатыннан уртак эзләнү эшен дә башлап җибәрә алыр идек…

– 1986 елны Нәкый Исәнбәт архивын ала алмаганнар иде, аны Йолдыз апа Исәнбәт бирмәде. Хәзер бу мәсьәлә ничек тора?

– Хәзер шәхси архивлар белән эшли башладык.

– Рәис Даутов, Хәсән Туфан архивлары югалу куркынычы алдында…

– Кызганыч, кеше архивларны зур авырлык белән генә бирә, нәтиҗәдә, тарихыбызның бер өлеше күләгәдә кала. Архивка эләккән документлар юкка чыгарылмый, аның саклану вакыты да чикләнмәгән.

– Язучыларга кагылышлы материаллар белән балконым, фатирым тулган. Мин аны хәзер сезгә бирәм икән, кирәк булса, кире барып алырга туры килүе ихтимал…

– Электрон коллекция дә ясарга була. Әгәр дә кеше үзендә булган шәхси материалларны архивка саклауга бирә икән, ул аннан файдалана ала. Сез, федераль канун нигезендә, бу чыганаклар белән бер гасыр яки илле яисә берничә ел дәвамында фәкать мин генә файдалана алам, дип, шул турыда килешү документында белдерә аласыз. Ул «Ләбиб Лерон» яки башка исемдәге фонд буларак саклана ала. Документларны тапшырганда аннан файдалану тәртибен Сез үзегез билгелисез. Бөтен таләпләрегезне дә күрсәтергә мөмкин.

– Үземдә сакланган материалларны тапшырсам, башкаларны да пропагандалый алыр идем, чөнки күп шәхесләребезнең архивы югала бара. Беркөнне Фатих Хөснинең өенә бардым. Кызы инсульт белән чирләп ята. Шәхси документлар белән танышканда аудиоязма килеп чыкты. Кызы: «Бирмим мин аны», – ди… Мин әйтәм: «Дөрес эшлисең!» Шуннан килене белән радиога барып, күчермәсен алырга булдык. Мондый документлар сезнең өчен дә кыйммәтле булыр иде…

– Кабатлап әйтәм: архивка бирелгән әйбер югалмый… Ләкин соңгы вакытта гы документларга килгәндә, аларны саклап калу мәсьәләсе бар. 1990 нчы еллардан башлап принтерда чыгарылган материаллар да киләчәккә сакланмый, чөнки алар, хәзерге касса чеклары кебек, тузан бөртегеннән җыелган. Касса чегындагы кара төс берничә айдан юкка чыккан шикелле, лазер принтерыннан чыккан документларның да каралары чагыштырмача тиз арада бетә башлый. Бу елларда басылган документларга караганда, XIX гасырдагылары яхшырак сакланган. Аудио һәм видеоязмалар да бик тиз туза, аларны мөмкин кадәр тизрәк цифрлаштырырга кирәк. Гомумән, шәхси архивны саклау аерым проблема. Дөрес, архивлар өйдә дә сак­лансын, әмма аның өчен хуҗа тарафыннан тиешле шартлар тудыру мөһим.

 

 

Комментарий язарга