Алтын Урданың таркалуы һәм татар ханлыклары оешу

Алтын Урданың таркалуы мизгел эчендә генә булмаган. Хәзерге көнгә кадәр бу катлаулы процесс җентекләп өйрәнүне таләп итә. Мәгълүм булганча, чыңгызыйлар нигез салган

 Алтын Урданың (Җучи Олысы),ягъни Олуг Урданың ХVIII гасыр азагына кадәр, Кырым ханлыгын Россия дәүләте яулап алганчы, сәяси варислары була. Яңа сәяси үзәкләр – татар йортлары да мөстәкыйль дәүләт буларак тиз генә формалашмый. Казан, Кырым, Хаҗитархан һәм Төмән шәһәрләрендәге түрә-кара һәрберсе элеккеге Алтын Урда җирләрен берләштерүгә дәгъва белдергән.

ХIV гасырның азагында башланып киткән таркалу процессы ХV йөздә дә дәвам итә. Яңа үзәкләр татар йортлары һәм вилаятьләренең башкалалары буларак үсеш ала, ә инде ХV гасырның урталарына алар мөстәкыйль сәяси эшчәнлек алып бара башлый. Тарихчылар татар ханлыклары оешып китү вакытын төрлечә әйтә, әмма барлык бу даталарны да шартлы рәвештә дип кенә кабул итәргә кирәк. Куәтле һәм зур мәйданны биләгән дәүләт аерым йорт-өлкәләргә һәм ханлыкларга таркала һәм, әлбәттә, аларның барысын да Алтын Урданың дәвамчылары буларак карарга кирәк. Хәзерге заман тарихчылары әлеге сәяси берләшмәләрне Җучи Олысының соңгы дәвере, дип тә яза.

Газан һәм Байду вәкилләре арасында сөйләшүләр. 1430 елгы миниатюра. Франция Милли китапханәсендә саклана

 

Үзләрен хан дип игълан итеп, төрле шәһәрләрдә тәңкәләр суккан һәм Сарай хакимиятен танымаган түрәләрнең барысы да диярлек Алтын Урда тәхетенә дәгъва белдергән. Алар яңа дәүләт төзү турында уйламый, ә Сарай шәһәрен яулап алу турында хыяллана һәм пайтәхеткә үзләре кебек үк дәгъва белдерүчеләрне, еш кына бертуган агайларын яки башка туган-тумачаларын буйсындырырга тели. Яңа үзәкләргә төпләнгән ханнарның барысы да элекке пайтәхет Сарай шәһәре өчен кан койган. Үз йортларында хакимлек итеп, алар халыктан салым җыйган, гаскәр тотып, дәүләт биләмәләрен саклаган. Кайчак үзара сугышып, бер-берсенең өстенлегенә ия булганнар. Шул ук вакытта алар чит дошманнарга каршы берләшеп тә һөҗүм иткән. Шулай итеп, акрынлап геосәясәттә үз өстенлекләрен таныта барып, мөстәкыйль татар ханлыклары формалашкан.

Алтын Урданың таркалуы озакка сузылган, эчке ызгыш-талашлар аерым татар йортларына да күчкән. Әмма бер ханлык үзенең статусы буенча һәрвакыт башкалардан өстенлеккә ия. Башта бу Олуг Урда булган, соңрак «Тәхет иле» Хаҗитарханга, ә аннары Кырымга күчкән. Кырымны Түбән Идел буендагы җирләр кызыксындырмаса да, Олуг Урда таркалганнан соң, үзен пайтәхет дәвамчысы итеп белдергән. Шул вакыттан Кырым ханлыгы да Олуг Урда, ә башка татар ханлыклары «йорт» яки «вилаять» дип аталган. Тарих фәнендә алар Казан, Кырым, Әстерхан, Касыйм, Төмән һәм Себер ханлыклары, Олуг һәм Нугай Урдалары дип языла килә. «Нугай Урдасы» дигән атама мангыт йортына беркетелгән, аның хакимнәре чыңгызыйлар түгел, ә Идегәй нәселеннән булган «кара сөяк» биләр булган.

Шәйбаниларның да тарихта аерым урыны бар. Алар Көнбатыш Себердән күченеп, элеккеге Чагатай олысын яулап ала һәм Урта Азиядә дәүләт оештыра. Шәйбанилар ханлыгының дәвамчысы – Хәрәзем дәүләте 1920 елларга кадәр яшәп, тарих фәнендә Һива ханлыгы буларак мәгълүм.

Көнчыгыштагы Җучи олысы (фәнни әдәбиятта – Алтын Урданың сул канаты) хакимнәре элекке чагатай җирләрен яулап алганнан соң, Казакъ ханлыгы оеша. Үзбәк шәйбанилар Урта Азиянең утрак халкын яулап алса, Казакъ ханлыгы Җучы Олысының көнчыгышында яшәүче күчмәннәрне берләштерү нәтиҗәсендә оеша.

Татар ханлыклары Алтын Урда традицияләрен дәвам итеп, урта гасырларга хас булганча, конфедерация хасил итәләр. Алар арасында иң дәрәҗәлесе пайтәхеткә ия булган Олуг Урда, ә аннары Кырым Олуг Урдасы (Кырым ханлыгы) һәм Дәште Кыпчак була. Казан, Төмән (Туран) һәм Көнбатыш Себердәге Тура (Чымгы Тура) вилаятьләре статус ягыннан бер баскычка түбән булган. Чыңгызыйлар даими булмаган яки башка вилаятьтән торып, алар карамагында булган берләшмәләр «йорт» дип аталган. Шундыйлардан «Мангыт йорты» – Нугай Урдасы, Әстерхан йорты һәм «Мишәр йорты» – Касыйм ханлыгы булган.

Зур дәүләтнең таркалуы котылгысызлыгына карамастан, үзәк хакимияткә омтылучы көчләрнең йогынтысы һәрвакыт булган. XVI гасырда ук Гәрәйләр барлык татар ханлыкларын берләштерү проектын эшли. Мәскәү тарафыннан Казан һәм Әстерхан ханлыклары яулап алынганнан соң да Кырым белән Себер ханнарына татар йортларын урыс әсирлегеннән коткару планы тәкъдим ителә.

Идарә итүче ыру һәм кланнар арасындагы каршылыкның да көчле булуын танырга кирәк. Алтын Урданың таркалуы 1395-1396 елларда Аксак Тимер явыннан соң башланган. Соңрак шәһәрләрнең җимерелүенә, сәүдә әйләнешенең, гомумән, икътисадый, мәдәни тормышның зәгыйфьләнүенә төп сәүдә юлының Урта Азиягә һәм Иранга, Тимурилар империясе территориясенә күчүе сәбәп булган. XV гасырның икенче яртысында Госманлы империясенең биләмәләре Балканга кадәр киңәю нәтиҗәсендә Көнбатыш илләренең сәүдәгәрләренә, аеруча венецияле һәм генуэзлыларга Кара диңгез юлы ябыла.

Шадибәк хан заманында татарлар Алтын Урданың территориаль бөтенлеген кайтарырга омтылып карый. Күп шәһәрләр өлешчә булса да тергезелә, әмма Тимернең һөҗүмнәре, талау-җимерүләр, 1395-1398 еллардагы коточкыч ачлык һәм кара үләт чиреннән соң кеше саны шактый кимүе, татарларның күпләп чит илләргә күчеп китүе эшне җайга салырга мөмкинлек бирми.

Аксак Тимер һөҗүмнәреннән соң Урдада ике сәяси төркем барлыкка килеп, алар арасында хакимият өчен кискен көрәш башлана. Татар феодалларының һәр фиркасе, дәүләт бөтенлеген саклап калу өчен, мөмкин булганның барын да эшли. Беренче фиркане Идегәй һәм берничә җучилы җитәкли. Ә икенчесен – Туктамыш җитәкчелегендә уллары һәм башка туган-тумачалары. Боларның һәрберсе үзәкләштерелгән көчле дәүләтнең яңарышы тарафдары була.

Татар феодаллары үзара көрәшне XV гасырда да дәвам итеп, берничә сәяси төркемчәгә бүленә. Әгәр дә аларның берсе Алтын Урданың бар территориясендә хаким буларак таныла һәм ихтирам казана алса, бәлки дәүләт таркалмаган да булыр иде. Нәкъ менә аерым төркемнәрнең үзара ызгыш-талашы Җучи Олысы җирләрендә бәйсез дәүләти берләшмәләр оешуга сәбәпче була да инде.

XV гасырның 40 нчы елларында кечрәеп калган Алтын Урда – Олуг Урда карамагында фәкать үзәк регионнар, Идел белән Днепр елгасы арасындагы җирләр генә кала. Хакимиятне үз нәсел-ыруына алып калырга омтылган Туктамыш ханның кылган гамәлләре башкаларны, аеруча Тукай-Тимерилар һәм Шәйбаниларны канәгатьләндерми. Бер үк вакытта Җучи нәселеннән булмаган кланнар да хакимияткә омтылган. Кырымда шактый йогынтысы булган Шириннәр Гәрәйләр нәселен якласа, Идегәйнең нәсел-ыруы (мангытлар) да үз йортындагы хакимиятне кулдан ычкындырырга теләми. Нәтиҗәдә, Мангыт йорты – Нугай Урдасы XV гасырның азагында мөстәкыйль дәүләти берләшмә буларак аерылып чыга. Аның башкаласы булган Сарайчык каласы Җаек буенда урнашкан.

Дәүләт биләмәләренә дәгъва белдерүчеләр күп булуга карамастан, Сарай ханының хакимияте Алтын Урданың барлык территориясендә дә танылган. Бу хәл Кече Мөхәммәт тарафыннан Сарай яулап алынып, аннан Олуг Мөхәммәтне куганчы шулай булган. Кече Мөхәммәт – Идегәй белән илгә Аксак Тимер афәтен алып килеп, халыкның нәфрәтен яулаган Тимер Котлык хан нәселеннән. Шунлыктан күп кенә татар кланнары аның хакимиятен танымый, акрынлап Кырым һәм Урта Идел буенда үз дәүләти берләшмәләрен оештыра башлыйлар. Кече Мөхәммәтнең тәхеткә килүе җучилылар арасындагы каршылыкны тагын да кискенләштерә, аерым татар ханлыклары барлыкка килүгә этәргеч тудыра. Әмма, алда язганыбызча, бу процесс бик акрын бара һәм башта яңа дәүләтләр оештыру турында берәү дә уйламый.

Олуг Урда хакимнәреннән иң активы 1460 елда тәхеткә утырган Әхмәт хан булган. Ул үзен бөтен татар хакиме дип санап, патшалыгын башка ханнарның бәйгать бирүләрен, ягъни буйсынуларын таләп итеп, аларга илчеләр җибәрү белән башлап җибәргән. Әхмәт ханның максаты – Алтын Урда дәүләтен элекке масштабында яңадан тергезү һәм халыкара мөнәсәбәтләрне җайга салу. Моңа ирешү өчен, ул башка татар йортлары һәм урыс олысы белән актив хәрби-сәяси элемтәләр урнаштыра, әмма аңа каршы Кырым-Мәскәү һәм Нугай-Себер коалициясе төзелә.

1480-1481 елгы Угра елгасы буендагы вакыйгадан соң, Мәскәү татар хакимиятеннән азат ителгән, дип санала. Әмма биредә һич кенә дә тулы мөстәкыйльлек турында сүз бармый, чөнки Кырым, Казан һәм Әстерхан ханлыклары, Алтын Урданың дәвамчылары буларак, урыс кенәзләреннән салым җыюны XVI гасырда да дәвам итә. Кырым ханлыгы XVIII гасырның азагына кадәр Россияне һәм Бөек Литва кенәзлегендәге «урыс» территорияләрен үзенең вотчина биләмәсе, дип санаган. Шулай итеп, Угра елгасы буендагы вакыйга белән генә Мәскәү өстеннән татарларның хакимлеге тәмамланмый, урыс кенәзләре Олуг Урда урынына башка татар ханлыкларына салым түләүне дәвам иткән. Урыслар тулы бәйсезлеккә XVI гасырның уртасында гына ирешкән, дип әйтергә мөмкин, ә Кырым ханлыгына Мәскәү хакимияте салымны 1700 елга кадәр түләгән.

Мәгълүм ки, Угра елгасы буендагы вакыйгадан соң, Әхмәт чигенә һәм Сарай шәһәренә кире кайта. Көтмәгәндә нугайларның Төмән ханы Ибраһим белән берләшеп һөҗүм итүе сәбәпле, аңа көрәшне дәвам итәргә насыйп булмый. Сарай тулысынча җимерелгәннән соң, 1481 елдан башкала статусы борынгы татар шәһәре Хаҗитарханга күчә. Шуңа да карамастан, Олуг Урда бәйсез дәүләт буларак 1502 елга кадәр, аның җирләрен Кырым ханы Миңлегәрәй һәм Нугай Урдасы гаскәрләре яулап алганчы яши. Бу һөҗүмнән соң дәүләт көнбатыштагы җирләрен югалта, үзәк Түбән Иделгә, Әстерхан ханлыгына күчә. Әгәр дә 1481 елда Сарай шәһәре җимерелмәгән булса, бу ханлык алга таба «Сарай ханлыгы» яки «Олуг олыс» дип аталган булыр иде.

Олуг Урданың юкка чыгу датасын 1502 ел дип тәгаенләргә мөмкин. Нәкъ менә шушы елдан Кырым ханлыгы үзен Олуг Урда дип атап, татар ханлыклары арасында Алтын Урданың дәвамчысы дип белдерә. Әмма Гәрәйләр үзләрен артык калкытмый гына Җучи Олысыннан аерылган Кырым ханлыгы белән идарә итүне дәвам итәләр. 1502 елдан соң Хаҗитархан Кырым ханлыгына буйсынган булса да, соңрак нугайларның актив тыкшынуы аркасында, Әстерхан дәүләтен Олуг Урданың дәвамчысы булган, дип санау дөресрәк булыр. 1478 елдан Кырым ханлыгының Госманлы дәүләте йогынтысында яшәгәнен дә әйтергә кирәк.

Казан ханлыгы Туктамыш ханның иң якын мәсләктәше, шулай ук Тукай-Тимериләр нәселеннән булган Олуг Мөхәммәт тарафыннан оеша. Җучи Олысының дәвамчысы булган әлеге дәүләт тарихи чыганакларда «Казан вилаяте» дип язылган. Монда да ханнар үзләрен «татар ханнары», «татар патшалары», ягъни Алтын Урда ханнары дип санаган һәм пайтәхәт өчен көрәшне дәвам иткән. Әмма алар Урта Идел буе һәм Урал алды җирләренә генә хуҗа була алганнар.

Шулай итеп, Алтын Урда дәүләте берничә ханлыкка әверелә һәм Яңа заманга кадәр яшәвен дәвам итә. Империянең соңгы чоры дип дәүләтнең аерым кисәкләргә таркалу вакытын да атарга мөмкин. Кызганыч ки, Алтын Урда өчен бу вакыт урта гасырдагы башка дәүләтләр кебек берләшү һәм үзәк хакимиятнең ныгуы белән түгел, ә аның җирләрен әлеге зур дәүләтнең сәяси, территориаль һәм этномәдәни традицияләрен дәвам иткән Россиянең яулап алуы белән тәмамлана.

 

Комментарий язарга