Адаш абый яки Отрар хатирәсе

Бу арада казакъ әдәбияты һәм тарихы белән кызыксына башладым әле. Тиктомалдан түгел. Сәбәбе бар. Сәбәпчесе – мөхтәрәм адашым Лирон абый Хәмидуллин. Аңа шушы көннәрдә генә 85 яшь тулды. Туу вакытын төгәл күрсәтмичә, «шушы көннәрдә» дип язуымда хаклык бар: Лирон Хәйдәр улы 1932 елның 22 октябрендә туган, рәсми кәгазьләрдә исә «10 ноябрь» дип теркәлгән.

Баксаң-күрсәң, Лирон абый белән танышуыма да Пушкин гомере хәтле вакыт үткән икән инде. Могтәбәр юбилярыбыз турында сүз әйтми калу килешмәс, дип, тормышы-яшәешеннән, иҗади эшчәнлегеннән беркадәр хәбәрдар булсам да, аның биографиясен, басма китапларын янә бер кат күздән кичереп алырга ният иттем.

Отрар һәлакәте – Чыңгызхан кавеменең Урта Азия һәм башка илләрне басып алуы нәтиҗәсе. Ул кавем безнең җәйрәү далабызга, элегрәк һөҗүм иткән һун һәм гарәпләр, фарсы һәм грек басып алучылары кебек үк, зыян-зәүрәт, әрнү алып килгән. Бу яу кулыннан 1218 елны – Отрар, 1220 елны – Җәнт, соңра Сыгнак шәһәрләре һәлак була. Җәнт шәһәренең ул чордагы дәрәҗәсен чамалау өчен, Аралның «Җәнт диңгезе» исемен йөртүе дә җитә шикелле. Чыңгыз илбасарларына кадәр безнең дала «кангха иле», ягъни арык-каналлар иле, дип йөртелгән булган. Иң хәтәре – яу аны таптап, җимереп үткән. Чыңгыз явыннан соң ул кабат һушына килергә өлгерми, аны Җүңгәр атлылары таптап уза. Иран шаһы Надиршаһ та аның кала һәм каналларын янә бер ватып, яндырып китә әле. Шуннан соң элек бакча булган яшел дала ташландыкка әверелә, аны ком каплый башлый. Яуга каршы торып кан койган кыпчак һәм найман ырулары телендә бары гасырдан-гасырга «Отрар», «Җәнт», «Кангх» сүзләре генә онытылмый сакланып кала…»

Сулда – Хупҗамал әби, уңда – әтисенең сеңлесе Затия. Гармун тоткан малай – Лирон. 1940 ел

Әлеге өзек казакъ язучысы Әнүәр Әлимҗановның (1930-1993) «Күкшел таулар илендә» дигән әсәреннән китерелде. Аңлашылгандыр, шәт, әсәрне казакъчадан татарчага тәрҗемә итүче – Лирон Хәмидуллин. Бу өзеккә бәйле сүзем әле алда булыр, дип, хәзер өлкән каләмдәшем турында сөйләүгә күчәм.

Лирон абый белән якыннан танышуыбыз хакында Аккош күленә нисбәтле бер мәзәккә тартым истәлегемдә язган идем инде. «Балта остасы» булып бер көн эшләп алуым турындагы ул язма «Аккош күле – илһам аланы» дигән күмәк хатирәләр җыентыгында (Казан: Мәгариф, 2007) басылды. Шул язмадан бер өзек: «…1980 елның май ахырлары. Ул чакта юлдашым кем булгандыр (яшьтәшем, сабакташым Ркаил Зәйдулла булмадымы икән ул, дип уйлыйм хәзер. – Л.Л.), Бауман урамындагы Матбугат йортыннан чыгып килешебез иде, каршыга Әдәби фонд директоры Лирон абый Хәмидуллин очрады. Мин аны таныйм (каләмдәш яшьтәшләрем белән Язучылар берлегенә килгәч, еш күрә идем), ул да мине исендә калдырган, ахрысы. Хәл-әхвәлләрдән соң, Лирон абый сынаулы-сораулы карашын безгә төбәде:

 – Язучыларның Аккош күлендәге дачасында каккалыйсы-суккалыйсы эшләр бар иде. Балта-чүкеч тота белүче юкмы арагызда?

Юлдашым белән бер-беребезгә карашып алдык шикелле. Ул, миңа ишарәләп:

 – Бар. Менә… Ләбиб белә! – дип тә әйтте бугай әле. Соңыннан үкенәм үкенүен, әмма теләсә нинди эшкә уйламыйча алына торган гадәтем бар.

 – Эш кораллары бармы соң? – Лирон абыйга ризалык биреп ташлавым иде инде бу.

 – Акча булыр. Кирәк-яракларны үзең сатып алырсың, – диде Лирон абый…»

Шушы күрешүгә хәтле дә, шушыннан соң да Лирон абыйдан исеменең каян килеп чыгуы хакында гел сорыйсым килеп йөрде. Бервакыт җай-форсат чыгып, тәки сорадым бит үзеннән. «Кысыграк күзләрен тагын да кыса төшеп, күзлеген төзәтә-төзәтә» (мәшһүребез Миркасыйм Госмановның аркадашы Лирон Хәмидуллинга нисбәтле сүзләре), ул болай дип җаваплады:

– Узган гасырның егерменче еллары ахырында әти дә, әни дә үз туган авылларында алдынгы яшьләрдән саналган, ахры. Икесен дә шәһәргә укырга җибәргәннәр. Алар шунда танышып кавышкан. Югыйсә һич тә кавышасы булмаганнар: туган авыл­лары Самара губернасының капма-каршы ягында. Хәзер ул авылларның бер­се – Оренбург (Искеавыл, Яңа Сергеевка районы. – Л.Л.), икенчесе Ульяновск өлкәсенә карый. 1932 елның көзендә Ульяновск өлкәсенең Яңа Малыклы районында – Иске Төгәлбуга дигән авылда (мәшһүр музыкант Фәйзулла Туишев (1884-1958) белән тарихчы-галим Җәмил Гыйльманов та (1925-1991) шушы авылдан. – Л.Л.) туган сабыйга исем кушуда, әлбәттә, авыл укытучылары активлык күрсәткән. Чы­гышы хәзерге Нурлат районының Яңа Әмзә авылыннан булган Шәмсурый апа белән аның ире Насыйп һәм Җәмил Гыйльмановның әти-әнисе (Ибраһим ага белән Баян апа турында сүз бара. – Л.Л.) сиңа «исем бирде», дип сөйли иде әнием Бибиҗиһан…

Каләмдәшләре Госман Садә (сулда), Барлас Камалов, Зөлфәт белән. 1980 нче еллар башы

11 яшендә әтисез калган Лирон аганың (аның әтисе Хәйдәрҗан Нурыйҗан улы Хәмидуллин 1943 елның 27 июлендә Ленинград камалышында батырларча һәлак була. – Л.Л.) балачагын тасвирлаган язмаларында әбисе Хупҗамал исемен (әтисенең әнисе турында сүз бара, әнисенең әнисе Габидә әдип туган елда вафат була. – Л.Л.) еш телгә ала: «Башкортстан язучысы Мостай ага Кәримнең «Озын-озак балачак» әсәрен укыганда, кабат үземнең балачак хатирәләре күз алдымнан үтте. Биш-алты яшьләр булганда, ялгызымны урамда калдырып китә алмаганда, әбием мине дә әби-чәбиләрнең йола мәҗлесләренә ияртеп йөртә иде, Пәрау авылының ишан хәзрәтләре йортында тәрбия алганлыктан, ул оста дога укучы һәм бик оста мөнәҗәт көйләүче санала. Шуңа күрәдер инде, биш йөз йортлы зур авылның без булмаган почмагы калмагандыр…

Әбием кул эшләренә дә бик оста иде, мәрхүмә. Кыш айларында, кемнәрдәндер туку ыстаны алып кайтып, үзе үк ашъяулык, сөлге, алъяпкыч ишеләрне «суга», мин җеп-шүре ише вак-төякне аңа биргәләгән булам. Җеп чуалганда аның баш өстендә керосин лампасын тотып торырга да туры килгәли иде…

Киң сәкегә арка терәшеп яткач та без кышның озын төннәрендә тиз генә йоклап китмибез. Мич белән сәндерә ягыннан чикерткәләр черелдәвен, тыштагы суыктан бүрәнәләрнең шатырдап чатнап китүен тыңлап, озын-озын догаларны күңелдән генә укып ятабыз. Вакыт-вакыт әби аларны миңа кычкырып кабатларга куша, ялгыш әйтелгән сүзләрне дөрес укырга өйрәтә. «Дога белсәң генә иманлы булырсың, балам», – дип әйтә иде. Ә кайвакыт, тизрәк йоклап китсен, дигәндәй, ярымпышылдап берәр озын мөнәҗәтне көйли башлый иде.

1961 елда Габделҗәббар Кандалыйның шигырьләр җыентыгын алып укыгач, сискәнеп киткән идем. Әбием яттан көйләгән кайбер мөнәҗәтләр анда, һичбер үзгәртүсез, «мәнем», «сәнең» кебек сүз үзенчәлекләре белән басылган. Укый башлауга, әбиемнең моңлы аваз агышы күңелдә яңарды. Авылдашының (Г.Кандалыйның, димәк. – Л.Л.) ул шигырьләрен укып үскәнме әбием? Әллә соң халык арасында мөнәҗәт рәвешендә таралганын ятлаган булганмы, белмим…» («Балачак хатирәләре»ннән)».

Язучының шул ук хатирәсеннән: «Китап тотып шәм тирәсендә озаграк утырган чакларымда әбием:

 – Шәкертҗан агаң кебек (Хупҗамал әбинең Нурлаттан чак кына арырак булган Кизләү мәдрәсәсендә укыган туганы Закирҗан турында сүз бара. – Л.Л.) укымышлы булырсың ахрысы, – дип үсендереп куяр иде…»

1939 елда мәшһүр авылдашы Фәйзулла Туишев Иске Төгәлбугадагы биш мәчетнең берсендә – клубка әйләндерелгән олы мәчет бинасында концерт куйган чакта, аны тамаша кылырга әбисе һәм сеңлесе Гөлфия белән «дәү» Лирон да бара: «Без килгәндә өч бура тоташтырып ялганган зур клуб эче халык белән шыгрым тулы иде. Безгә элекке мәчетнең иркен сәндерәсенә менәргә туры килде. Анда да кеше күп иде. Тик бер мәрхәмәтлесе, кысыла төшеп:

 – Хупҗамал абыстай, утыр җаныма, – дигәч кенә әбиебезгә урын табылды. Сеңлем белән мин исә, башка балалар кебек, сәндерәнең алгы киртәләренә сөялеп бас­тык…» («Онытылмас бер көн»).

 Биредә Лирон абыйның истәлек язмаларыннан Хупҗамал әбисе турындагы мондый өзекләрне китереп, әдипләребезнең шәхес буларак формалашуында әбиләрнең йогынтысы гаять зур булуын янә бер искәртүем иде. Шәхсән, минем тормыш сәхнәмдә әниемнең әнисе Мофаккирә әби әйтеп бетергесез роль уйнады…

Гомеремдә иң күп китап укыган вакытым – мәктәп еллары һәм студент чак. Мәк­тәптә укыганда, китапханәләрдә нинди китап бар – барысын да, кем әйтмешли, су урынына эчтем. Студент чакта күбрәк колак ишеткәнгә, ягъни университетта укыткан мөгаллимнәребездән, рухи остазларыбыздан, каләмдәшләребездән ишеткән чит-ят авторларның китапларына аеруча игътибар бирелде. Ул вакытта, үзем дә каләм тибрәткән кеше буларак, язучылар белән еш аралашырга туры килә иде. Әлбәттә, яңа танышкан әдипләребезнең китапларын, китапханәләрдән, китап кибетләреннән эзләп табып, барысын да энәсеннән-җебенәчә укып барырга тырыша идек.

Лирон абый Хәмидуллинның ике китабын – «Юлда» (1968) һәм «Дала иртәсе»н (1971) мин нәкъ менә әлеге дә баягы «балта остасы» вакыйгасыннан соң укыдым. Лирон абыйның рухи остазлары Әмирхан Еники белән Гомәр Бәширов әсәрләре дә, Хәмидуллиннарның гаилә дуслары булган Гариф Ахунов һәм Хәсән Сарьян китап­лары да күбрәк шул чорда укылды…

Рухи остазлар, дуслар, дигәннән… Бер гәпләшеп утырганда, Лирон абыйдан: «Кемнәр белән аралашып яшәдең, бүгенге көндә кайсы каләмдәшләребез белән дустанә мөнәсәбәттә?» – дип сораган идем. Ул, җавап итеп, болай диде:

 – Казанга килгәч, иң якын мөнәсәбәтем Хәсән Сарьян һәм Әмирхан Еники белән урнашты, дип саныйм. Соңгы көннәренә кадәр алар белән дустанә якын булдык. Каләмдәшләрем Зәки Нури, Гариф Ахунов, Фәрваз Миңнуллин, Азат Әхмәдуллин, Мөсәгыйт Хәбибуллиннар белән бергә эшләү дәверендә якынайдык. Ренат Харис, Равил Фәйзуллин, Рөстәм Мингалим иҗатлары күңелемә якын, кайчандыр алар белән дә бергә эшләгән идек. Нурихан Фәттах, Туфан Миңнуллин иҗатларын да зурлыйм, аларны бик ихтирам итә идем. Әхмәт Рәшит, Рәдиф Гаташ, Рәфкать Кәрами – фикердәшләрем. Заманында тәрҗемәчеләр секциясен ун елга якын җитәкләдем, ул вакыттагы актив тәрҗемәчеләрдән Рәис Даутов, Кыям Миңлебаев, Таһир Нурмөхәммәтов, Яхъя Халитов белән китап нәшриятында да кулга-кул тотынып эшләдек. Нури ага Арслан, Марс Шабаев, Гәрәй Рәхим, Гөлшат Зәйнашева белән байтак еллар бакча күршеләре булдык…

«Отрар – безнең үткәнебез. Ул – Чыңгыз хан кавеменең иң әүвәлге, иң көчле явына каршы торган калаларның берсе. Миңа ул шәһәр үзебезнең Азия чигендәге Сәйхүн(Сырдәрья елгасының әүвәлге исеме. Л.Л.) елгасыннан Европа читендәге ерак Андалузия тауларына хәтле җәелгән дәһшәтле яу кырының иң беренче форпосты, тау астында тапталып калган беренче солдаты кебек күзаллана…»

 Озак еллар СССР Әдәби фондының Татарстан бүлеге директоры булып эшләгән Лирон абый Хәмидуллинны без, язучы булуыннан тыш, тәрҗемәче һәм галим дип тә беләбез. Казакъ язучысы Әнүәр Әлимҗановның мин алда өзекләрен китергән «Күкшел тау илендә» дигән повестеннан кала, ул, тәрҗемәче буларак, әлеге телдән татарчага тагын бихисап әсәрләр, әйтик, шул ук авторның «Отрар хатирәсе»н(со­ңыннан бу ике бәян 1974 елда аерым китап булып басыла. –Л.Л.), Сайын Морат­бәковның повесть һәм хикәяләрен («Әрем исе», 1986), Абай Конанбаевның «Хикмәтле сүзе»ен («Абай» җыентыгы, 1981), үзбәк язучысы Әсгать Мохтарның «Чинар» романын (1976), белорус әдибе Василь Быковның ике повестен («Һәйкәл», 1984), башкорт язучысы Яныбай Хамматовның «Бөртекләп җыела алтын» романын (1996) татар укучысы хөкеменә тапшыра. Лирон абый тәрҗемәсендәге «Отрар хатирәсе» һәм казакъ язучыларының повестьлары тупланган «Ак дөя» (1979) китабын исә (аны миңа дусларым туган көнем белән котлап бүләк иткән иде) 1980 нче еллар башында хатыным Фиданиянең туган ягында – Кукмара районының Октябрино дигән авылында бик тәэсирләнеп, яратып укыганым бүгенгедәй хәтеремдә. Ул китапларда язылганнар утыз биш елдан соң, 2017 елның 13 сентябрендә Төркестанда – Отрар шәһәрлегендә булган чакта, бөек шагыйрь, «Диване хикмәт» («Хикмәтләр тупланмасы») авторы Әхмәт Ясәвинең (1093-1166) остазы Арыслан баба мавзолеен карап йөргәндә күңелемдә кабат яңарды…

«Отрар җимерелгән, тузгытылган. Аның китапханәсенә тупланган меңләгән китапның язмышы аяныч. Бик күпләр әле дә аны яндырылган дип исәпли. Шәһәр кешеләре яуда кырылып беткәч, аның тереклек тамырларын – су юлларын ком баса, койма-йортлары җимерелә. Отрар – «бөек ефәк юлы»нда утырган шәһәр була. Заманында ул Азия белән Европа арасындагы үзара аралашу, сәүдә, белем һәм гыйлем, культура бәйләнешләрен бер төенгә төйнәп торган кала була. Яу, җимерелү шул бәйләнешләрнең барын өзә, юк итә. Дөрес, ике гасыр вакыт узгач та ул берникадәр тергезелә, яшәү дәрте белән яна башлый. Тик баш калкытырга өлгерми кала. Яңа сугыш афәте аны яңадан һәм инде мәңгегә җимереп ташлый. Бик күпләрнең башына җиткән әмир «Аксак Тимер дә Отрарда үлә», – дип язып калдырган безгә Чокан Вәлиханов (чын исеме – Мөхәммәт Хәнәфия, 1835-1865, күренекле казакъ галиме, тарихчы, этнограф, мәгърифәтче, Чыңгызхан токымыннан – Вәли хан оныгы – Әбләй хан (1711-1781) торыны. –Л.Л.)…»

Бигрәк тә төрки телле язучыларны күз уңында тотып, бер күрешүебездә Лирон абыйдан: «Татар укучысына бүген тәрҗемә әсәрләре кирәкме?» – дип сорадым. «Бер генә әдәбият та үз-үзенә бикләнеп яши алмый. Һәркемгә башкалар белән көндәлек аралашу зарур булган кебек, әдәбиятлар да үзара аралашмыйча зур уңышка ирешә алмый. Бүген дә тәрҗемә әсәрләре бик кирәк. Шул ук төркиләр тарихына багышланган әдәби яки иҗтимагый эчтәлекле күпме китап басылып чыга хәзер. Бездә аларны язардай әдипләр дә, галимнәр дә сирәк. Ул өлкәне яхшы белгән Миркасыйм Госманов, Нурихан Фәттах, Мөсәгыйт Хәбибуллин шикелле каләмдәшләребез аз, алар гына бу эшләрне башкарырга өлгерә алмый». – Тәрҗемә өлкәсендә фидаиларча көч куйган, фанатикларча эшләгән әдибебезнең акыллы һәм үтемле җавабы иде бу.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Гаяз Исхакый (2010) һәм Җамал Вәлиди исемендәге премияләр лауреаты Лирон абый Хәмидуллинның галим буларак эзләнүләре аерым бер игътибарга лаек. Миркасыйм Госманов әйткәндәй, «бал корты кебек гел эзләнүләрен, шау-шусыз гына нәтиҗәле эшләвен дәвам иттерүче Л.Хәмидуллин 1998 елның башыннан алып хәзергә кадәр Татар энциклопедия институтында хезмәттәшлектә тора». Шундый эзләнүләренең күркәм нәтиҗәсе итеп, шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Закир Рәмиев (Дәрдемәнд), тарихчы һәм әдәбиятчы Габделбарый Баттал, аяныч язмышлы мәшһүребез Галимҗан Ибраһимов, атаклы «Галиябану» авторы, драматург Мирхәйдәр Фәйзи, татар телле тәүге газета-журналлар нашире һәм җырчы Камил Мотыйгый, фабрикант Акчуриннар, әдәбиятыбыз морзасы Әмирхан Еники турындагы хезмәтләрен искә төшерү дә җитә.

Сөекле хатыны Дания апа белән бергә ике бала (улы Булат һәм кызы Зөһрә) үстереп, аларны чын мәгънәсендә кеше итеп («Балалар үз юлларын тапты шикелле», – дип тыйнак кына әйтеп куйган иде әдип бер әңгәмәбез вакытында), инде күз карасыдай газиз оныкларын тәрбия кылучы сиксән биш яшьлек могтәбәр ил агасы Лирон абый Хәмидуллинның бүген дә милләт юлында игелекле гамәлләр кылып яшәгән чагы. Халкыбыз мирасын барлап, милләтебез мәнфәгатен кайгыртып гомер иткән олпат каләмдәшемә саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә бөтенлеге телим. Һәр яңа көн куаныч – шатлык кына алып килсен үзеңә, адаш Абый!

1 октябрь, 2017 ел

Комментарий язарга